Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бакчабызга рәхим итегез!

Кечкенәләр өчен иң күңелле вакыт ул, әлбәттә, балалар бакчасына йөрүдер, мөгаен. Ләкин 1,5-2 яшьлек балаларның  барысына да урын җиткереп булмый. Шуңа  күрә без  82 нче “Көнбагышкай ”балалар бакчасында бакчага йөрмәүче нәни дусларыбыз өчен “Мин кызыксынучан бала”дигән үстерелешле шөгыльләр түгәрәге ачтык.

Атнага ике тапкыр уздырыла торган  түгәрәктә балалар бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар уйнап  балалар бакчасына ияләшәләр, бик күп төрле һөнәрләрне үзләштерәләр.  Түгәрәк  ком, әкият-терапия, вак кул чуклары өчен уеннар, җыр-бию, бассейн, футбол-гимнастика   кебек эшчәнлекләрне үз эченә ала, нәниләрнең акыл һәм физик  сәләтен үстерүгә ярдәм итә.  Нәниләр әти-әниләре белән бергәләп рәсемнәр ясарга, пластилин ярдәмендә әвәләргә, үстерелешле уенчыклар белән уйнарга, әкиятләр карарга, җырларга, биергә, йөзәргә, гимнастик күнегүләр ясарга өйрәнәләр.

Түгәрәк - бала бакчага килгәндә адаптация чорын җиңел үткәреп җибәрсен өчен, коллективка тизрәк ияләшсен өчен оештырыла. Бу түгәрәкне педагог-психолог, логопед, татар теле тәрбиячесе, физик культура, бассейн, музыка җитәкчеләре алып баралар. Нәниләр һәрвакыт хәрәкәттә, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Сезне дә, хөрмәтле әти-әниләр, кечкенәләрегез белән безнең бакчабызда көтеп калабыз! Килегез, рәхим итегез!

                                                                    Чаллы шәһәре, 82 нче”Көнбагышкай”балалар бакчасының татар   теле тәрбиячесе  Ләйсирә Сабирова  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев