Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

52 нче мәктәп укучылары стипендияле булды

“Без стипендияле булдык!”, “Ура, безгә акчалата стипендия бирделәр!”. 30 нчы гыйнвар көнне мәктәбебез мондый шат авазлар белән яңгырап торды.

 “Без стипендияле булдык!”, “Ура, безгә акчалата стипендия бирделәр!”. 30 нчы гыйнвар көнне мәктәбебез мондый шат авазлар белән яңгырап торды. Чөнки менә икенче ел инде рәттән мәктәбебездә  “Мәктәп даны” кичәсе үткәрелә. Әлеге чарада укучыларны кызыксындыру максатыннан шәһәркүләм олимпиада җиңүчеләренә, уку алдынгыларына, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучыларга, мәктәбебез активистларына акчалата премияләр тапшырыла. Сабыйларны куандыра, укуга омтылыш булдыра торган әлеге чара мәктәбебездә быел да булып узды.

 “Мәктәп даны” премияләрен тапшыру чарасының хәйриячесе - Илмир Фәрид улы Вәлиуллин. 2004 нче елда мәктәбебезне тәмамлаган. Кечкенәдән үк тырыш, аң-белемгә хирыс булган ул. Мәктәпне көмеш медаль белән бетергән. Хәзергесе көндә “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры. “Үзем белем алган, миңа тәрбия һәм гыйлем канатлары куйган мәктәбемә ярдәм итәсе килү теләге күңелдә күптәннән йөри иде инде. Бүгенге көн күзлегеннән караганда да, укучыларда белемгә омтылу өчен матди стимул булдыру бик мөһим нәрсә бит”, дип үз фикерләре белән уртаклаша Илмир әфәнде.

Узган уку елында 10-11 нче сыйныфларда “бишле” һәм “дүртле” билгеләренә укучыларга акчалата стипендия тапшырса, быел аңа күбрәк  укучылар лаек булды. Мәктәпнең иң тырыш 33 укучысына 3 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр акчалар белән конвертлар тапшырды ул. Алар арасында төрле фән олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, шәһәр һәм республикакүләм чараларда актив катнашучылар бар иде.

Әйе, фән олимпиадасында җиңеп чыгу, көндәлектә “5” ле, “4”ле билгеләре генә булсын өчен, бик нык тырышырга, күп көч түгәргә кирәк. Әлбәттә, уңышларыңның шулай бәяләнүен күрү – чиксез зур шатлык инде ул. Әлеге стипендияне алу бәхетен татыган укучыларыбызның әйтер фикерләре дә бар.

 

Сабирҗанова Сабина, 6 нчы а сыйныфы укучысы:

“Мин бик шат! Тырышуым юкка булмаган. Мин барлык фәннәрне “бишле” билгеләренә генә үзләштерәм. Икенче ел рәттән шәһәркүләм олимпиадада катнашам. Быел мин анда 3 урын алдым. Әлегә уңышка ирешү өчен бик тырыштым. Укытучым Алия Илфак кызы белән дәресләрдән соң калып, олиппиадага әзерләндек, өйдә дә күп биремнәр эшләдем. Икенче елга да бар көчемне куеп, җиңеп чыгу өчен тырышачакмын.”

7 нче а сыйныфы укучысы Гильманова Алинә дә  татар теленнән – олимпиада призеры, уку алдынгысы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы кызыбыз. Ул да үзенең шатлыгы белән бик теләп уртаклашты:

“Мин барлык мәктәп һәм шәһәркүләм чараларда актив катнашам. Яраткан мәктәбем өчен файда китерә алу – минем өчен зур бәхет. Тырышлыгымның нәтиҗәсен күрү – аеруча зур шатлык инде. Әти-әнием бик сөенәчәк.”

Алинәнең сүзләрен дәвам итеп, шуны әйтәсе килә: чыннан да, әлеге стипендияне алган укучыларның әти-әниләре бик сөенгәндер, балалары белән горурланадыр. Сезнең белән бөтен мәктәбебез, укытучыларыгыз горурлана. Алга таба да уңышлар теләп калабыз!

 “Мәктәп даны” кичәсе укучыларга яхшы күтәренке кәеф, зур сөенеч бүләк итте.  Киләсе уку елында да укуда һәм төрле чараларда, фәнни бәйгеләрдә алдынгы булу теләге – стимул булды ул аларга. Мондый шатлык бүләк иткән хәйриячебез Илмир Фәрид улы Вәлиуллинга 52 нче мәктәп коллективы, ата-аналар һәм, әлбәттә, укучылар зур рәхмәтен җиткерә!

Алия Корбанова, 52 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев