Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Хоккейчы Камил

Бүгенге героебыз — Саба районы Шекше төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Камил Гыйбадуллин.

Хәтерлисезме, газетаның 8нче санында үтә дә тырыш Камилә белән корган әңгәмә дөнья күргән иде. Әле аның спорт белән кызыксынучы энесе дә бар. Бүгенге саныбыз герое исә — Саба районы Шекше төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Камил Гыйбадуллин. Инде 7нче елын хоккей белән шөгыльләнә ул.

— Камил, хоккей белән шөгыльләнергә сиңа кем этәргеч бирде?
— Иң көчле этәргеч әти-әнием булды. Башлангыч этапта ук алар миңа терәк булдылар. Шулай ук минем әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче абыйларым да бар. Алар да миңа күп ярдәм күрсәттеләр.
— Әлеге спорт төре белән инде ничә ел шөгыльләнәсең?
— Мин хоккей дөньясына 6 яшьтә кереп киттем. Димәк, быел хоккей уйнавыма 7 ел була.
— Киләчәктә кем булырга хыялланасың?
— Әлеге сорауга мин әле төгәл җавап бирә алмыйм, тик булачак һөнәрем спорт белән бәйле булыр дип уйлыйм.
— Хоккей командагыз белән ирешкән иң зур уңышларыгызны ата әле.
— Күптән түгел «Кара пантералар» белән Бөтенрәсәй «Алтын алка» ярышының республика этабына барып кайттык. Шулай ук «Тимерхан» исемле командам белән Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән командаларына каршы «Alga cup» турнирында уйнау бәхете татыды безгә.
— Хоккей түгел икән, нәрсә?
— Хоккей булмаса, мин үземнең тормышымны бөтенләй икенче төрле күз алдыма китерер идем. Бәлки, баскетбол яки волейбол белән ныграк шөгыльләнер идем.
— Хоккей белән укуны бергә алып бару авыр биреләме?
— Әйе, авыр, ләкин мин барысына да өлгерергә тырышам. Бары тик вакытны дөрес итеп бүлә белергә кирәк.
— Тормышыңны 3 сүз белән тасвирла әле.
— Дуслык, позитив, гаилә.
— Синең кумирың кем?
— Хәзерге вакытта минем кумирым — хоккейчы Кирилл Капризов. Мин аның үзенчәлекле уйнавын күп кешегә, беренче чиратта, үземә үрнәк итеп куяр идем.
— Хоккейдан кала, тагын нинди спорт яки иҗат төрләрен үз итәсең?
— Баскетбол һәм волейбол уеннарын үз итәм, җырлар тыңларга яратам.
— Синең өчен хоккей ул... 
— Яшәешнең бер стиле. Хоккей дөньясына кереп китсәң, инде син аннан тиз генә чыгып китә алмыйсың. Мин үземне бозда бик бәхетле хис итәм. Ул миңа яшәү өчен стимул бирә.
— Хоккей белән әле шөгыльләнә генә башлаган балаларга нинди киңәшләр бирер идең?
— Кече яшьтән үк тренировкаларда бөтен көчне бирергә кирәк. Башкалардан бер артта калсаң, куып тотарга бик авыр була. Шулай ук «калган эшкә кар ява» мәкаленә таянып, башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Беркайчан да башыгызга «Миннән булмый» дигән уй кертмәгез, барысы да үзегездән генә тора! 

Әңгәмәдәш - Азалия Мифтахова, Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев