Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Ут-фест ул... заманча татар чарасы!

Яңа татар мәдәниятенә якын килергә теләгән һәркем өчен ачык фестиваль булды ул.

Чаллыда UT FEST (Ут-фест) фестивале узды. Яшьләрне яңарак алымнар белән татар мәдәниятенә җәлеп итү, аларда милли үзаң уяту максатыннан оештырыла торган чара бу. Һәм URBANTATAR (Урбан-татар) ачык һавада оештырган беренче масштаблы вакыйга. Фестивальнең кураторы Шамил Майлунов чара турында фикерләрен безнең белән дә бүлеште.

- Шамил, сез оештыручы буларак, әлеге фестивальдә барысы да татарча булачак дип әйткәнсез. Чынлап та, татарча булдымы?

– Фестивальне мөмкин кадәр татарча уздырдык. Яңа татар мәдәниятенә якын килергә теләгән һәркем өчен ачык фестиваль булды ул.

Шулай да, татар телен күпмерәк куллана алдыгыз?

– Yummy Music лейблыннан яңа татар музыкасы концерты тулысынча татар телендә иде. Фуд-корт зонасында меню ике телдә тәкъдим ителде. Төп менюдан тыш, махсус әзерләнгән ризыклар да бар иде. Мәсәлән, какланган каздан тако (мексикадагы традицион ашамлык), Татарстан торты, чәкчәк кушылган ролл-туңдырма. Махсус ризыклар да шулай ук татар кухнясы белән бәйле иде. Экскурсия татар һәм рус телләрендә оештырылды. Теләгән һәркем катнаша алсын өчен, ART LAB мастер-класслар гына рус телендә алып барылды. Мәйданчыкта һәрвакыт татар телен белгән волонтерлар йөреп торды. Балалар зонасында уеннар ике телдә үтте, бию мастер-класслары заманча татар музыкасы белән үрелеп барды.

– Әлеге фестиваль яшүсмерләрдә кызыксыну уята алдымы икән?

– Аудиториянең күп өлешен яшьләр һәм яшүсмерләр тәшкил итте. Балалар белән килгән өлкәннәр дә бар иде. Фестивальнең төп максаты – шәһәр халкына заманча татар чарасының яңа һәм кызыклы якларын күрсәтү иде. Һәм без үз максатыбызга ирештек бугай.

- Халык арасында кайсы юнәлеш бигрәк тә кызыксыну уятты дип саныйсыз?

UT FESTта киң программа тәкъдим ителде. Минем фикеремчә, һәр катнашучы үзе өчен якын булган юнәлеш тапкандыр. Ә концерт программасы аерым игътибарга лаек иде. Монда кызыклы башкаручылар, озак тәнәфестән соң татарча хип-хоп җырлаучы Ittifaq чыгышы, диджей сеттан музыка... Шәхсән мин концерттан бик канәгать калдым.

– Ә фестивальгә йомгак ясасак...

– Тамашачылар фикеренә таянып, мин аны яхшы узды дип әйтә алам. Вак-төяк проблемалар булмый калмады. Тик алар бик тиз хәл ителде.

– «Ут-фест»ның үзенчәлеге нидә? Ул Казандагы «Печән базары»ның яшьләрчә варианты түгелме?

Безнең фестиваль «Печән базары»н хәтерләтсә дә, бөтенләй башка чара. Аның максаты, тематикасы, аудиториясе башка. Без бу фестивальне киләсе елга да (һәм шәбрәк итеп!) үткәрербез дип уйлыйбыз. Шәһәр хакимияте дә, хөкүмәт тә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев