Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Тылсым»лыларны сәхнә берләштерә!

Мәктәптән соң кем кая бара: спорт түгәрәге, инглиз теле дәресләре, музыка мәктәбе, театр-сәхнә – һәммәсе дә укучыларны ачык ишекләр белән көтеп тора. Җаның теләгәнен сайлап ал.

Чаллының 2нче гимназия укучылары, мәсәлән,  дәресләрдән соң ашыгып «Эврика» шәһәр мәдәни үзәгенә килә. «Тылсым» балалар театры Г. Камалның «Бүләк өчен» спектакленең репетициясенә җыелган. Сәхнә гөрли, яшь артистлар үз чыгышларына әзерләнә, кемдер сүзләрен ятлый... Без дә мондагы атмосфераны күзәтеп кайттык. Һәм, әлбәттә, берничә артист белән әңгәмә дә корып алдык. Бүген монда 6, 7, 8нче сыйныф укучылары. Төрлесе төрле рольдә булсалар да, аларны бер нәрсә – сәхнә берләштерә!

Әлеге спектакльдә яучы Мәхүпҗамал ролендә театрның алыштыргысыз артисты – 6нчы сыйныф укучысы Инзилә Абдуллина. «Тылсым»  түгәрәгенә ул инде дүртенче ел йөри.

– Дүрт ел дәвамында башкарган рольләрең дә шактый җыелгандыр инде?

– Әйе, рольләрем күп. «Булмас димә» спектаклендә Песине уйныйм. «Кетәклектәге вакыйга»да Каз ролендә. «Ике чәчәк» спектаклендә Чәчәкнең берсе мин. Арада иң яратканы – «Кетәклектәге вакыйга»да Каз роле. Миңа бу роль ничектер көч-дәрт, энергия бирә.

– Бу хәтле рольләрнең сүзләрен ятлап бетерү дә кирәк бит... Ялгыш онытып җибәргән чакларда нишлисең?

– Була ул андый хәлләр. Нинди ситуация булса да, аннан чыгу юлын табарга кирәк. Тиз генә искә төшереп, алга таба дәвам итәм.

– Сүзләрне озак ятлыйсыңмы?

– Юк, алай озак димәс идем. Якынча өч көн тирәсе. Уйный-уйный өйрәнеп бетәсең инде аны.

– Рольләреңне бик оста башкарасың. Бу сәләт сиңа кемнәндер күчкән микән?

– Мин үзем шундый талантлы дияр идем. Сәхнәне бик яратам. Инде беренче сыйныфтан бию түгәрәгенә дә йөрим, балалар бакчасыннан алып төрле рольләр башкарам. Һәм бүген дә мин сәхнәдә.

 – Сәхнә күңелеңә якын булгач, иң яраткан фәнең дә әдәбияттыр инде?

– Әйе, татар һәм рус әдәбиятларын яратып укыйм.

 

Талантлы артист кызларның тагын берсе – Наилә Вәлиева. «Бүләк өчен»гәдәге Хәмидә образы – аның иң яратып башкарган роле икән.

– Бу рольне ни өчен үз иттең? – дип сорыйбыз без аннан.

– Минем кебек бар эшне дә булдыра ул. Шуңа күрәдер дә, бәлки.

Театрда уйнаучы кеше буларак, профессиональ театрларга йөрергә, спектакльләр карарга яратасыңмы?

– Әйе. Чаллы драма театрына бик яратып йөрим. Айга өч тапкыр спектакль карарга тырышам. Артистларга карап, алар башкарган образлардан үзем өчен дә ниндидер сыйфатлар алам.

– Иң яратып караган спектаклең нинди?

– Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган «Капка» спектакле.

– Ә анда кайсы артистның уйнавы күбрәк ошый?

– Безнең укытучыбыз Энҗе Шиһапова анда төп геройның әнисе – Рәбига ролендә. Менә шул образы күңелемә якын.

– Афәрин! Ә үзең киләчәктә кем булырга уйлыйсың?

– Әле төгәл генә әйтә алмыйм, бәлки табиб... Нинди генә һөнәр сайласам да, театр һәрвакыт күңелемдә булачак!

Гөлинә Гусамова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев