Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Татар малае җырлый, бии, баянда уйный һәм... ураза тота!

Чаллыда башлангыч сыйныф укучылары арасында узган «Татар малае-2021» бәйгесендә гран-при 29нче гимназия укучысы Илназ Харисовка эләкте. Без аның белән әңгәмә кордык.

Чаллыда башлангыч сыйныф укучылары арасында «Татар малае-2021» бәйгесе узды. Бәйгедә барлыгы 23 малай катнашып, шуларның 10ысы гына финалга үтте. Финалда да кызыклы ярышлар оештырылган иде алар өчен. Иҗади «визитка», интеллектуаль уен, нәфис сүз... Малайларның барысы да шәп иде, билгеле! Әмма гран-при арадан берсенә генә – 29нче гимназия укучысы Илназ Харисовка эләкте.

Илназ, ни өчен нәкъ менә сине сайлады микән жюри? – дип кызыксындык без соңыннан. – Син башкалардан кай ягың белән аерылып тордың икән?

– Һөнәрләрем берничә иде бит. Биедем, җырладым, баянда да уйнадым. Дөресрәге, баянда уйнап җырладым. Нәфис сүз белән дә чыгыш ясадым әле.

Димәк, гран-прины бар эшне дә эшли белгән өчен алдың?

– Шулай булып чыга инде.

Татар малае бөтен яктан да килгән булырга тиешме, синеңчә?

– Иң мөһиме – ул татарча сөйләшә белергә, тыйнак, акыллы, моңлы һәм зирәк булырга тиеш.

Сәхнәгә чыккач, каушамадыңмы соң?

– Бу юлы юк. Кайчан ничек инде.

Тагын нинди фестивальләрдә катнашканың бар соң?

– Винера Ганиеваның «Сандугач-Соловей» фестивалендә ике ел рәттән катнаштым. Һәм беренче урыннарны алдым. Быел ТНВ үткәрә торган «Балачак» фестивалендә ярымфиналга чыктым. Җиңеп булырмы – белмим.

Ял итәргә вакытың каламы синең? Компьютер уеннарына, әйтик?

– Юк. Гимназиядән соң мин әле мин әле көн саен Сәйдәшев исемендәге 6нчы музыка мәктәбенә дә йөрим. 

Ун елдан соң үзеңне кем итеп күз алдына китерәсең? Кайда яшәрмен дип уйлыйсың?

– Казанда, Аллабирса! Җырчы-баянчы булып зур сәхнәләрдә чыгыш ясармын дип уйлыйм.

–  Аллабирса, дигәннән – син бит әле ураза да тотасың икән?

– Өйдә безнең әти белән әни тоталар. Шуңа инде минем дә үземне сынап карыйсым килә. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә генә. Узган ел дистанцион уку булгач, әле күбрәк тә тоткан идем.  

«Идеальный» татар малае булып чыктың әле син, Илназ. Бер кимчелегең дә юкмы?

– Нишләп булмасын? Әни әйтүенә караганда, күп сөйләшәм мин.

Ә дусларыңа үпкәләгән чакларың еш буламы?

– Була, тик кемгә, нәрсә өчен үпкәләгән – берсе дә истә түгел. Мин бик тиз онытам. Беркайчан да үпкә саклап йөргәнем юк.

Әңгәмәдәш: Ризидә Рәхмәтуллина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев