Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Рә­зил Борчак: «Ми­нем вайн­нар та­тар­ча сөй­лә­шә»

«Йол­дыз­га со­ра­вың бар­мы?» сәхифәсендә блогер Рәзил Габ­ба­сов белән әңгәмә.

Бү­ген «йол­дыз»­га со­рау­лар­ны без­нең яшь хә­бәр­че­без, Ма­ма­дыш ра­йо­ны Ке­че Кир­мән авы­лы еге­те, га­зе­та уку­чы­ла­ры­на үзе­нең хи­кә­я­лә­ре, ши­гырь­лә­ре бе­лән та­ныш бул­ган Әмир Фәр­хул­лин би­рә. Ике егет­нең әң­гә­мә­се бе­лән та­ны­шып чы­гы­гыз әле. Егет­ләр шу­лай бор­га­ла­нып тор­мый сөй­лә­шә ин­де. Кыс­ка­лык­та – ос­та­лык!

 

Рә­зил Габ­ба­сов (ин­тер­нет­та Рә­зил Бор­чак) – ба­ян укы­ту­чы­сы, та­ма­да, төр­ле ви­де­о­лар­га кы­зык­лы итеп та­тар­ча «оз­вуч­ка»­лар ясый һәм алар бик ма­вык­тыр­гыч.

– Исән­ме­сез, Рә­зил! Мин сез­не күп­кыр­лы, яшь­ләр өчен кы­зык­лы ке­ше дип са­ныйм, чөн­ки бик ак­тив тор­мыш по­зи­ци­я­сен­дә то­ра­сыз. Үзе­гез бе­лән бе­раз гы­на та­ныш­тыр­са­гыз иде. Мәк­тәп сез­нең өчен нәр­сә иде?

– Мәк­тәп – җәм­гы­ять­кә кү­ңел­ле итеп ярак­ла­шу­дыр, мө­га­ен.

Ро­лик­лар­ны та­выш­лан­ды­ру­га («оз­вуч­ка» ясау­га) иде­я­не кай­дан ала­сыз?

– Иде­я­лар тор­мыш­тан алы­на, бе­рәр фильм­ны та­выш­сыз ка­рап үзем си­ту­а­ция уй­лыйм.

– Сез әле Ала­бу­га мә­дә­ни­ят һәм сән­гать көл­ли­я­тен­дә ба­ян укы­ту­чы­сы да бит. Үзең нәр­сә­дер өй­рә­нү авыр­мы, баш­ка­лар­га өй­рә­тү­ме?

– Үзе­ңә өй­рә­нү авыр, бел­гән әй­бер­не баш­ка­лар­га өй­рә­тү­нең бер дә авыр­лы­гы юк.

– Әгәр ба­ян­чы бул­ма­са­гыз, кем бу­лыр иде­гез?

– Ал­ла­га шө­кер, ми­нем җит­меш төр­ле һө­нә­рем бар.

Үзи­зо­ля­ция ва­кы­ты сез­гә нин­ди йо­гын­ты яса­ды?

– Мин рә­хәт­лә­неп авыл­да, әти-әни янә­шә­сен­дә ял ит­тем. Күп­тән җы­е­лып кил­гән эш­ләр бар иде.

– Сез Та­тарс­тан­ның ни­чә ра­йо­нын­да кон­церт­лар­да чы­гыш яса­ды­гыз?

– Та­тарс­тан­ның бар­лык ра­йон­на­рын­да да. Шу­лай ук Уль­ян өл­кә­се, Чу­ва­шия, Баш­кор­тос­тан, Пермь крае, Мәс­кәү, Пе­тер­бург, Со­чи, Әс­тер­хан, Вла­ди­вос­ток­та да чы­гыш ясар­га на­сыйп бул­ды.

– Мәк­тәп уку­чы­ла­ры­на нин­ди ки­ңәш­ләр би­рер иде­гез?

– Күп төр­ле шө­гыль­ләр бе­лән ма­вы­гы­гыз, те­ләк­лә­ре­гез­не тор­мыш­ка ашы­ры­гыз!

Бик зур рәх­мәт сез­гә ин­тервью бир­гән өчен. Мин бик шат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әмир, Рәзил - молодцы

    • аватар Без имени

      0

      0

      Булдыклы егетләр бу!