Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Президент булу турында хыяллан!»

Күптән түгел редакциябездә Мәскәү татарлары штабы рәисе Рөстәм әфәнде Җамалиев булып китте.

20 елдан артык телебез, динебез һәм мәдәниятебезне саклау эшен башкаралар алар Мәскәүдә. Һәм Мәскәүдә генә дә түгел. Бу сәфәренә Татарстандагы татар матбугатына матди ярдәм күрсәтү максаты белән дә чыккан ул. (Безнең газетабызның актив хәбәрчеләрен дә киләсе елга газетага яздырып китте Рөстәм әфәнде).

Аның сезгә, балалар һәм яшүсмерләргә, әйтер сүзләре, бирәсе нәсихәт-киңәшләре бар:

· Уйланганың бармы: бабаларыбыз моннан 500 ел элек, мең ел элек ничек яшәгән? Моннан 50 яки 100 елдан соң ничек яшәячәк халкыбыз? Аның теле нинди булыр? Сакланырмы? Сөйләш әле дусларың белән шул турыда.

· Башкалар белән аралашканда, ниндидер эш башкарганда, үзеңнең татар милләтеннән булуыңны истән чыгарма. Синең культураңа, үз-үзеңне тотышыңа карап, милләтеңә дә бәя бирәләр. Битараф булма!

· Әгәр телне белмисең яки әлегә начар беләсең икән, моннан оялма. Барлык ысулларны кулланып өйрәнергә тырыш: курсларга йөр яки онлайн-курсларда шөгыльлән, аудиокитаплар, татарча җырлар тыңла, өеңдә дә, дусларың белән дә татарча сөйләшергә тырыш. Смсларыңны татарча язып кара. Энең-сеңелләрең белән татарча сөйләш. Белмиләр икән – өйрәт син аларны. Дөньяда татарлар 7 миллионлап кына булуын, һәм үз телен белүчеләрнең елдан-ел азаюын исеңнән чыгарма.

· Актив бул! Җаваплы бул! Җаваплылык хисе нәкъ менә синең яшьтән үк тәрбияләнергә тиеш. Физкультура дәресендә, мәсәлән, башкалар ун тапкыр күтәрелсә, син унбер тапкыр күтәрел! Чөнки син – татар егете!

· Татар кешесе бай, уңышка ирешкән, ихтирам яулаган кеше булырга тиеш. Депутат яки президент булу турында хыяллан! Һәр татар кешесе тормышта зур максатлар куеп, зур эшләр эшләргә тиеш. Чөнки шулай гына син үз милләтеңә булыша алачаксың. Сиңа карап, бөтен бермилләткә бәя бирәчәкләр. Синең уңышларың ул – халкыбызның да уңышлары.

· Киләчәктә, бәлки, нәкъ менә син меценат (хәйрияче) булып, татар мәктәпләре, матбугаты, мәдәниятен үстерүгә ярдәм итәрсең.

· Белемгә омтылыш – татар халкының иң күркәм сыйфатларының берсе. Ул элек-электән гыйлемле халык булуы белән аерылып торган. Син дә үз телеңне һәм тагын берничә телне яхшы бел.

· Кая гына барсаң да, син үз җиреңдә. Безнең ата-бабаларыбыз яшәгән иксез-чиксез җирләр бу. Ә туган җирне, Ил-Йортны сакларга кирәк. Чүпләмә, пычратма аны.

· Тырыш һәм үҗәт бул! Кемнәндер ярдәм көтеп утырма, ә үз көчләреңә таянырга өйрән. Шул чагында гына син хыялларыңны тормышка ашырырсың, уңышка ирешерсең. Уңышка ирешер өчен үз көчеңә ышану кирәк. Иманлы, яхшы ниятле кешеләргә Аллаһ үзе ярдәм итә.

· Үзеңнең искиткеч бай тарихлы халык вәкиле икәнлегеңне истән чыгарма. Горур бул!

Фото https://tatar-shtab.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рөстәм әфәнде, афәрин! Сезнең изге һәрбер эшегез безнең күз алдында. Без Сезне хөрмәт итәбез. Мәскәү татарлары исеменнән: Әнис Шәймәрданов.