Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Популяр блогер булу рәхәтме?

Танылган блогер,«Кызык-мызык» аккаунты авторы Илназ Габидуллин белән әңгәмә кордык.

Популяр блогер булу рәхәтме, Илназ?

Рәхәтме дип, минем үземә ошый. Тик бу бик зур җаваплылык икәнне онытмаска кирәк, башка блогерлар да моны аңласын иде. Күп кенә балалар, яшьләр блогерларны үзләренә үрнәк итеп күрәләр бит.

Эшме бу, ялмы?

Хобби кебек инде. Эштән буш вакытны юкка әрәм итмәс өчен, блогерлыкны да алып барам. Кызганыч, без татар блогерлары, бүген блогерлык белән генә көн күрә алмыйбыз шул. Киләчәктә бәлки барысы да үзгәрер.

Популяр булу өчен безнең укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Хәзер популяр булыйм дисәң, ниндидер трэш, хайп эшләргә кирәк. Матур, ягымлы контент ясап кына популяр булуы бик авыр бүгенге көндә. Бу шулай ук чит ил, рус блогерлары кертеп җибәргән тренд инде, безгә дә әкрен генә кереп бара бу хәлләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев