Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Мөҗәһит Әхмәтҗановның оныгы Ләйлә белән әңгәмәсе

Бабай журналист оныгының сорауларына җавап бирергә бик теләп ризалашты.

Яңа ел каникулларында сыйныфташларым рәхәтләнеп ял иткәндә, татар теле укытучысы Алия Раиф кызы миңа зур эш йөкләде. Эшнең дә ниндиен әле. Мөслимгә кайткач, Мөҗәһит бабайдан интервью алырга...

Минем бабам – балалар язучысы, шагыйрь. Ләкин аның музыка уен коралларын яратканын да, шәхси музее барын да белеп алган укытучым Мөҗәһит бабайның милли музыкага һәм уен коралларына мөнәсәбәте турында сорашырга кушты.

Бабай журналист оныгының сорауларына җавап бирергә бик теләп ризалашты. Өстәлгә гармун, баян, курайларын тезеп салды, каршына мине утыртты да, тәмләп, сөйләп китте. Әңгәмәдәшең якын һәм яраткан кешең булганда рәхәт икән ул.

Миңа журналист ролендә булу бик ошады. Эшне Казанның А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе үткәргән шәһәр күләмендәге «Милли мирас» бәйгесенә җибәрдек. Минем интервью жюрига нык охшады, ахры, беренче урынны яуладым.

Йә ярар, озак сөйләп тормыйм. Үзегез карап, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановны яңа яктан ачыгыз, дуслар, һәм яшь журналистка да бәя бирегез.

 

 

Ләйлә Әхмәтҗанова, Казан шәһәре Идел буе районы 186 нчы лицейның 3К сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ләйлә матурым, син чын журналист! Уңышлар сиңа! Укытучы апаң да молодец, талантыңны күреп ала белгән, хуп.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Афәрин!

      • аватар Без имени

        1

        0

        Афәрин, бик җылы, мәгънәле әңгәмә!