Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Мин бит татар малае!

— Сәлам! Минем исемем — Әмир, — дип исәнләште ул.

«Казан сандугачы» бәйгесендә инде күптән онытылган бик матур җыр яңгырады. Фәннур Сафин сүзләренә Алсу апа Гарифуллина иҗат иткән «Дуслык җыры» ул. «Каян тапканнар икән бу җырны?» — дип уйланып торганда, яныма татарча яхшы сөйләшүче, сөйкемле малай килеп басты. 

— Сәлам! Минем исемем — Әмир, — дип исәнләште ул. 
— Син элекке балалар җырын бик матур башкардың, — дип сәламләдем мин дә. 
Әмир Казан шәһәрендә Гөлнара апа Иванова оештырган «Аэлита» балалар вокаль ансамбленә йөри икән. Күптөрле җыр бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулый...

Шулай итеп, сәләтле яшь җырчы Әмир Ямилев белән танышып киттем. Егетнең хыял-теләкләре белән кызыксындым.

— Әмир, син кайларда сәяхәт итәр идең? 
— Татарлар яши торган төрле төбәкләргә барыр идем. Җир шарында татар төбәкләре күп. Бик сәләтле татар балалары бар. Алар иҗат иткән шәп әсәрләр бар. Төрле илләрдәге татар балалары һәм яшүсмерләренең тормышы, иҗаты белән танышып, алар турында бөтен дөньяга сөйлисем килә. Киләчәгемне халыкара журналистика белән бәйләргә җыенам. 

— Иң яраткан шөгылең нинди икән?
— Буш вакытта инглиз телен тирәнтен өйрәнәм һәм гитарада уйнарга яратам. Ләкин иң якыны — җыр. Әби-бабаларыбызның моңлы җырларын онытырга ярамый. Аларны без өйрәнергә, яңгыратырга, үстерергә тиеш. 

— Тагын нинди җырлар беләсең?
– Байтак алар. Ансамбльдә бик күп җырлар башкарабыз. 23нче февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укытучым белән «Әни, тыныч бул!» дигән бик матур җырны эзләп таптык һәм өйрәндек. Сез дә тыңлап карагыз әле!


Барлык егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек телим. 

Азалия Агабекова, Казан шәһәре, «Будильник» телеканалының махсус хәбәрчесе, 11 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев