Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Маяковский шигырьләрен яратучы фортепианочы кыз Зилә

Чаллының 14нче гимназиясендә 7Б сыйныфында укучы, фортепианода уйнарга яратучы актив һәм тырыш кыз Зилә Аглиуллина белән таныштырабыз бүген сезне.

Чаллының 14нче гимназиясе, әле яңа булуына карамастан (2021 елда ачылды), анда инде гимназиянең укучылар советы да оешкан, укучылар төрле чараларда, акцияләрдә катнашалар, бәйгеләрдә мәктәп данын уңышлы яклыйлар. Укучылар советы активистларының берсе Зилә Аглиуллина белән сөйләшәбез.

– Зилә, үзең белән, кызыксынуларың белән таныштырып үт әле безнең газета укучыларыбызны.

– Мин әлеге зур, якты гимназиянең 7Б сыйныфында укыйм. Дәресләргә һәрвакыт әзерләнеп киләм. Яраткан дәресләрем ул - татар теле, рус теле һәм биология. Дәресләрдән соң 13нче сәнгать мәктәбенә йөрим. Анда фортепиано классында шөгыльләнәм. Төрле пьесалар уйнарга бик нык яратам. Ярышларда бәйгеләрдә 1,2 урыннар яулыйм. (Сүз уңаеннан, быел гына да Зилә 2 республикакүләм һәм 1 регионара конкурста катнашып 1нче һәм 2нче урыннар алырга өлгергән инде)

– Иң яратып уйнаган композицияңне атап кит әле.

– Рөстәм Яхинның «Җыр» композициясе.

– Ә фортепиано буенча иң исеңдә калган бәйге нинди икән?

– XII Республикакүләм бәйге иде ул, «Җиде нота» дип атала. Мин анда икенче урын алдым.

– Зилә, син гимназиянең укучылар советында торасың. Әлеге укучылар советы нәрсәләр белән шөгыльләнә ул?

– Ул үзе бер кызыклы һәм якты дөнья. Укучылар советы вәкилләре төрле ярышлар, акциялар, бәйгеләр үткәрәләр. Менә, мәсәлән, 9нчы майга без «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә кушылып, тәрәзәләрне бизәдек, ветераннарга котлау хатлары яздык. Җиңү бәйрәменә багышланган төрле конкурсларга рәсемнәр ясадык. Без гел хәрәкәттә.

– Син шулкадәр актив кыз, Зилә! Ә нинди хоббиларың бар синең?

– Мин бик тә китап укырга яратам. Төрле китаплар укыйм, татарча да русча да, бигрәк тә шигырьләр яратам.

– Кайсы авторны күбрәк яратасың?

– Маяковскийны.

– Алга таба нинди һөнәр сайлаячагың турында уйладыңмы соң әле?

– Уйладым. Минем табиб буласым килә.

– Менә җәй дә якынлаша, каникулны ничек үткәрергә планлаштырасың, Зилә.

– Июнь аенда мәктәп яны лагерында вожатый булып эшлим, аннары авылга кайтып әбиемә булышам. Әбием Сарман районы Саклаубаш авылында тора минем.

– Әңгәмәң өчен рәхмәт, Зилә, барлык уй-ниятләрең тормышка ашсын!

Әңгәмәдәш – Ләйлә Мирзаһитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев