Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Мәктәпне сагындык, ә укуны...

Талантлы шәхесләрнең балалары да талантлы була. Таишевлар гаиләсе моның ачык мисалы.

Талантлы шәхесләрнең балалары да талантлы була. Таишевлар гаиләсе моның ачык мисалы. Кызлары — интернет һәм хәзер инде телевидение йолдызы да булган Ләйлә Таишева турында бер генә язмадык инде, ә бу юлы сезне Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова белән популяр җырчы Фәрит Таишевның олы уллары Әнвәр Таишев белән таныштырасыбыз килә.

Бик матур итеп татар халык җырларын суза Әнвәр, баянга кушылып җырлый, сеңлесе һәм энеләре белән дуэт башкара.

Әнвәр Казанда татар гимназиясендә укый икән, быел 7нче сыйныфка бара.
— Спорт яратам, бокс, йөзү белән шөгыльләнәм, — ди ул. 
— Ә без сине җыр аша беләбез инде. Бабаңның баянына кушылып җырлавыңны таң калып тыңлаган бар. Ничек җырлый башладың дип сорау урынсызрак булыр инде, әйеме? Җырчылар яшәгән өйдә җырламый калу мөмкин түгелдер ул? 
— Әнием әйтмешли, җырга тартылу табигатьтән киләдер. Җырлау җиңел бирелә миңа. Кайсы гына җырны алсам да, һәрбер нотасын дөрес итеп, җиренә җиткереп, җиңел итеп башкарам. Тик минем җырчы буласым килә дип әйтә алмыйм әле. 
— Җырларның һәрвакыт мәгънәлесен башкарасың, син аларны үзең сайлыйсыңмы? 
— Үзем дә сайлыйм, өйдәгеләр дә булыша. Кемгә нинди җыр ошый — шуны миңа тәкъдим итәләр. Ә мин арадан күңелемә ятканын сайлап җырлыйм. 
— Син һәрвакыт баянга кушылып җырлыйсың. Үзең баянда уйный беләсеңме? 
– Юк, мин җырлыйм гына. Ә бабам бик оста уйный. Энем Гомәрдә дә бар бугай андый теләк. 
— Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, сез гаиләгез белән авылга еш кайтасыз. Авыл тормышы ошыймы? 
— Шәһәрдә яту түгел инде. Без барыбыз да авылны яратабыз. Быел да каникул башлануга кайтып киткән идек, соңгы көннәренә кадәр авылда булдык. Кирәк чакта гына шәһәргә килгәләдек. Ара якын булгач, бик рәхәт. Без Балтач районына кайтып йөрибез. 
— Олы абый булуы кыен түгелме соң? Бертуганнарыңны карарга булышасыңмы? 
— Олы булу кыенрак инде ул. Чөнки олы кешегә гел эш эләгә. Күбрәк кечкенә энебез Каюмны карарга булышам мин. Ләйлә белән Гомәр инде үзләре дә зурлар. Тик барыбер дә без бер-беребезне карыйбыз. Мәктәпкә бергә барабыз, бергә кайтабыз. Озак очрашмый торсак, сагынышып та өлгерәбез. 
— Мәктәп дигәннән, укуны сагындыңмы? 
— Мәктәпне сагындым, укуны... ул кадәр түгел. Мәктәбебез — татар гимназиясе бик әйбәт безнең. Икенче өебез кебек. Анда күңелгә рәхәт.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев