Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Кулларында – сандугач

Дустым, таныш бул, бу – Данияр Хөсәенов.  Ул – Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау мәктәбенең 7нче сыйныфында белем ала.

Данияр минем кебек, синең кебек – кызыксынучан үсмер. Ләкин аны башкалардан аерып тора торган бер нәрсә бар. Ул да булса – аның хоббие. 

–  Данияр, үзеңне өч сүз белән генә тасвирла әле.

– Мин – җитез, юмарт, курайчы.

– Курайчы? Бу уен коралын син кайчан үзләштерә башладың?

–  Әле 2021 елның сентябрь аенда гына кулыма беренче тапкыр курай алдым. Баштан берәм-берәм ноталар өйрәндем, ә аннары алга таба инде.

– Шәп, нинди көйләр уйныйсың?

– Әлбәттә инде, татар халык көйләрен уйныйм, чөнки ул безнең көйләр! Ә иң яратканы  –  «Бас кызым, Әпипә».

– Син көйләрне үзең өйрәнәсеңме, әллә берәрсе белән шөгыльләнәсеңме?

– Казанда яшәүче курайчы Рафаэль абый уйнарга өйрәтте,  хәтта курайларны да үзе ясап биргән иде. Хәзер аның янына даими рәвештә дәресләргә йөрим.

– Ә нәрсә этәргеч булды соң бу башлангычыңа?

–  Дөресен генә әйткәндә, миндә уен коралларына мәхәббәтне сыйныф җитәкчем Гөлфия апа Хәлиуллина уятты һәм нәкъ менә ул безне Рафаэль абый белән таныштырды да инде.

– Тормышыңның иң бәхетле көне ниндирәк булды икән?

– Минем һәр көнем дә бәхетле, чөнки янымда яраткан әти-әнием, туганнарым, дусларым! Минем курай уйнауда әле беренче адымнарым гына, алдагы көннәрдә тагы да остарак  уйнармын дип ышанып калам.

– Уңышлар юлдаш булсын, Данияр! Кураеңның моңлы тавышы беркайчан өзелмәсен!

Данияр курайны бик ярата, хәтта аңа багышлап шигырь дә язган. Укып карагыз әле, шәп бит?!

 

Кураем

Төшеп киттем су буена,

Анда озын камышлар.

Камышларның эчләрендә

Утыра сайрар кошлар.

 

Кисеп алдым бер камышны,

Курай иттем шомартып.

Өреп түгел, көлеп чыга

Кураемның тавышы.

 

Кошлар моңын кураем

Еракларга тарата.

Курай – ул бит сандугач,

Татар моңын тыңлата.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев