Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Клиентларның төрлесе була

Мәктәп укучылары арасында инде үз эшләрен башлап җибәргәннәре дә бар. Шундый тырыш кызларның берсе – Әдилә Гыйльманова.

Ул Чаллы шәһәрендәге 33нче мәктәпнең 9В сыйныфында укый.  Бүген мин аның белән эше турында әңгәмә корып алырга булдым.

– Сәлам, Әдилә. Сине каш һәм керфек ясаучы дип беләм. Бу эш белән кайчан шөгыльләнә башладың?

– Мин әле бу өлкәдә күптән түгел генә. Декабрь аенда курсларда укып чыктым һәм менә инде икенче ай студиядә клиентлар кабул итәм. Беренче мәлдә бераз куркыта иде, ә хәзер инде ияләштем.

– Шәп! Ә бу эшкә сине нәрсә этәрде?

–  Нәрсәгә дә булса өйрәнергә, акча эшләп  карарга теләгән идем һәм шушыны сайладым инде.

– Әти-әниең бу теләгеңә ничек карады?

Алар мине хупладылар һәм дөресен генә әйткәндә, бу эшкә мине әни үзе этәрде. Әти-әниләр үзләре дә балалары үз эшен табып, анда кызыксынып эшләвен телиләр бит инде.

– Клиентлар белән эшләве ничегрәк?

– Төрле клиентлар була, билгеле. Гадәттә, тыныч кызлар килә. Аларга тиз генә, тик җиренә җиткереп ясап чыгам. Дөрес, кайсылары хәрәкәтләнмичә озак тора алмый. Алар белән авыррак.

– Бер кызыклы сорау бирәм әле сиңа. Теләкләрне үти торган алтын балык тотсаң, нинди өч әйбер сорар идең?

Башкалар кебек машина, квартира, акча сорамас идем, чөнки барсына да үземнең ирешәсем килә. Ә киресенчә якыннарым, дусларым янымда булуын һәм тыныч күк йөзен теләр идем.

– Рәхмәт, Адилә! Уңышлар сиңа!

Блиц – сораштыру:

– Йөрәк беләнме, әллә башың белән уйлыйсыңмы?

– Төрлечә.

– Миллион сумга нәрсә алыр идең?

– Мин аларны банкка салыр идем.

– Яраткан әсәрең?

– Мин әсәрләргә караганда, күбрәк психология турында укырга яратам.

–  Туңдырма, әллә шоколадмы?

– Шоколад.

– Йоклар алдыннан нәрсә турында уйлыйсың?

– Бер сүз белән әйтсәк, киләчәк турында.

Әңгәмәдәш - Фирүзә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев