Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Камилә Юнусова: «Һәрбер җиңелүем миңа яңа көч өсти»

Бүгенге әңгәмәдәшебез — республикада иң актив кызларның берсе. Таныш булыгыз, бүген бездә Чаллы кызы Камилә Юнусова!

Каникулларың онытылмаслык үтсен һәм җәйге хатирәләр күңелне озак җылытсын дисәң, ялыңны булдыра алганча актив үткәр: лагерьларда булып кайт, төрле конкурс-чараларда катнашып көчеңне сынап кара, үзеңә яңа дуслар тап, кыскасы, максималь рәвештә актив бул.

Белсәң иде активист тормышының нинди күңелле икәнен! 
Бүгенге әңгәмәдәшебез — республикада иң актив кызларның берсе, ул төрле яшүсмерләр хәрәкәтләрен җитәкли, конкурс-чараларда катнаша, гомумән, аның һәр көне бик кызыклы һәм продуктив уза. Таныш булыгыз, бүген бездә Чаллы кызы Камилә Юнусова! 

Белешмә:
Тулы исеме: Юнусова Камилә Рамил кызы
Яше: 16 
Укый: А. С. Пушкин исемендәге № 78 лицей 
Канатландыручы шәхесләр: Рөстәм Миңнеханов һәм Дамир Фәттахов
Девизы: Тырышсаң, тауларны җимерү дә мөмкин. 

— Сәлам, Камилә! Сине Россиякүләм «Озын тәнәфес» («Большая перемена») конкурсының җиңүчесе буларак беләбез. Ә бит син Татарстан буенча «Озын тәнәфес» региональ командасының координаторы да! Әлеге вазифаң хакында сөйләп кит әле.
— Миңа бу вазифам бик ошый! Татарстанда «Озын тәнәфес» проекты соңгы арада популяр. Ул чиксез үсеш өчен мөмкинлекләр мохите, биредә син Россиянең төрле төбәкләренә чәчелгән яшьтәшләрең белән таныша, дуслаша аласың. Монда сине һәрвакыт ишетәчәкләр һәм синең һәрбер фикереңне хуплап, кирәкле киңәшләрен бирәчәкләр. 
— Безгә үзең ирешкән уңышларыңны санап кит әле. 
— Һәрбер җиңүем кыйммәтле дип саныйм. Ләкин минем өчен иң мөһимнәре менә болары: 

  • «Озын тәнәфес» командасы координаторы булуым.
  • Росатом юниорлары киңәшмәсе әгъзасы булуым.
  • ТР балалар оешмасы советында җитәкче урынбасары булуым.
  • Рәттән ике ел буена Россиякүләм «Озын тәнәфес» конкурсында җиңүем («Мөһим нәрсәләр хакында сөйлә» юнәлеше). 
  • Россиякүләм «XXI гасыр лидеры» конкурсында җиңүем.
  • «Ледокол открытий» проектында Төньяк полюс буйлап сәяхәт отуым (2022 ел). 

— Күз тимәсен, зур уңышларга ирешкәнсең. Тәҗрибәң белән бүлеш әле. 
— Өч ел элек мин үсмерләр өчен #PROдети оешмасына килгән идем. Нәкъ менә шунда минем киләчәктәге уңышларыма нигез салынды. Әлеге оешмага мин бик рәхмәтле, монда төрле конкурс-чараларда катнашу өчен кирәкле мәгълүмат, кыйммәтле киңәшләр тупладым. Юлымның башыннан ук миңа әти-әнием, туганнарым, дусларым һәм оешма җитәкчесе Даша Колесникова ярдәм иттеләр. Юата, шатлыгымны уртаклаша белгәннәре өчен аларга рәхмәтем чиксез. 
— «Җиңелә белү — рухи көчеңне күрсәтә», — диләр. Ә син җиңелүләрне ничек кабул итәсең? Көн буена кәефсез утырыпмы, яисә...?
— Һәрбер җиңелүем миңа рухи көч өсти. Әлбәттә, бераз борчылып алам, әмма озак түгел. Бер ишек ябылганнан соң, мең яңасы ачыла, дигән сүзләрне исемнән чыгармыйм. Әгәр дә берәр эш син уйлаганча килеп чыкмаса, яисә синең тырышуларыңның тиешенчә файдасы күренмәсә, димәк, язмыш сиңа яңа, күпкә кадерлерәк һәм мөһимрәк бүләк әзерли. 
— Шәп әйттең... Ә мондый рухи ныклыкны үзеңдә ничек тәрбияләдең? Кемнәр булышты?
— Кызыклы сорау... Дөресен әйткәндә, мин үзем белән, җиңүләрем белән чиксез горурланам һәм шуңа күрә башкалар да минем эшемне тиешенчә бәяли дип уйлыйм. Без бит үз бәябезне үзебез куябыз. Кеше үзенә ничек карый — тирә-юньдәгеләр дә аңа нәкъ шундый мөнәсәбәттә була. Шуңа күрә, беренче чиратта үзеңне яратырга, үзең белән горурланырга кирәк. Әлбәттә, йокысыз төннәр дә, ачы яшьләр дә була. Әмма без моны тиешенчә кабул итәргә тиешбез. Бу бит тормыш! Ачысы да, татлысы да була. 
— Ә киләчәктә үзеңне нинди рольдә күрәсең? 
— Беренче чиратта, мин үземне яраткан кешеләрем янында күрәм. Кайсы һөнәрне сайлармын — билгесез. Әмма эш-гамәлләрем һәрвакытта да Татарстаныбызны яхшыртуга юнәлдерелгән булачагын төгәл әйтә алам. Шулай да, йөрәккә якын бер юнәлеш бар. Бу — яшьләр сәясәте. Минем бу өлкәдә ныклап эшлисем, һәм, Аллаһ боерса, үз проектымны да чынга ашырасым килә. 
— Хәзер Россиякүләм зур яңа оешма яшьләр һәм балаларның «Алдынгылар хәрәкәте» актив эшли. Син әлеге проектка нинди мөнәсәбәттә? Аның үсешенә үз өлешеңне кертәсең киләме? 
— Әлеге яңа хәрәкәт — барлык яшьләр, яшүсмерләр өчен чиксез мөмкинлекләр мохите. Хәзер һәрбер мәктәп укучысы, һәрбер студентның дәүләт күләменнән кирәкле ярдәм алу мөмкинлеге бар. Без бик бәхетле буын! 
— Бик кызыклы әңгәмә булды! Рәхмәт, Камилә. 

Актив тормыш диңгезенә чумарга теләүчегә Камиләдән ике киңәш: 
1. Сезгә терәк булган, һәрвакыт киңәшләр биреп, ярдәм итеп торучы, кайгыда юатучы, шатлыгыгызны уртаклашучы кешеләрдән команда туплагыз. Берүзеңә эшләргә җиңел булмаган эшне бергәләп эшләү мең кабат күңелле бит! 
2. Һәрвакыт уникаль булып калыгыз. Башкаларга охшарга тырышмагыз һәм гел хәтерегездә саклагыз: сез — оригинал!

Рәйсә Абдуллина, Балтач районы, Карадуган гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев