Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Камилә Гыйләҗетдинова: «Бедуиннарның ничек көн күргәнен күзәттек»

Безне нәрсә аеруча кызыксындыра? Әлбәттә, таныш булмаган урыннар. Әйдәгез, без Мисыр белән читтән торып таныша башлыйк.

Бүген без сезгә Чаллының 84нче лицее укучысы Алия Вәлиеваның Камилә Гыйләҗетдинова белән Мисыр турында әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Камилә, син Мисырда булып кайткансың икән. Ошадымы?

Ничек ошамасын?!

– Ә ничә сәгать барасы анда?

– Без Казаннан биш сәгать  самолетта очтык.

Менә самолетка утырып китәсең, бездә кыш, самолеттан төшәсең җәй. Үзе бер могҗиза! Табигате, һава торышы турында сөйлә әле. Безнекеннән аерыламы?

Без гыйнвар аенда очтык. Анда ул вакытта 20-25 градус җылы иде. Ә бездә...  

Кемнәр белән сәяхәт иттегез?

Гаиләбез белән.

Миңа калса, сине иң җәлеп иткәне – диңгез булгандыр инде?

– Диңгез – бик җылы һәм искиткеч чиста иде. Яшел-зәңгәр суүсемнәр, төрле-төрле үләннәр, балыклар, рифлар (су асты кыялары) һәм кораллар...  

Су коенып кына ятмагансыздыр, төрле сәяхәтләргә дә йөргәнсездер?

– Барлыгы дүрт экскурсия алдык. Пирамида, комлы тауларга бардык, бедуиннарның (чүлдә яшәүчеләрнең) ничек көн күргәннәрен күзәттек. Яхтада йөрдек, су астына сәяхәт иттек (дайвинг), өч мәчеттә  булдык.

Камилә, аш-су темасына килгәндә ниләр әйтерсең? Анда нинди ризыклар белән тукланалар?

– Менюда көн саен төрле ризык булды: диңгез ашамлыклары, ит, баллы ризык, йогуртлар, җиләк-җимеш... Бигрәк тә манго, ананас тәмле анда.

Мисыр кайсы ягы белән ошады сиңа?

Диңгез, төрле балыклар, тәмле ризыклар, чиста суы, җылы һавасы белән.

Ә анда  нинди тел белү кирәк?

Алар күп тел беләләр. Шул исәптән рус телен дә. Без күбрәк рус телендә аралаштык.

Чит телләрне яхшы белергә кирәк икән дигән фикер тудымы  синдә?

Әлбәттә, хәзер телләр белү бик кирәк.

Матур булса да, торган җир сагындыра туган ил, диләр. Ә син сагынырга өлгергән идеңме, Камилә?

Бездә бит, башка илләрдән аермалы буларак, дүрт ел фасылы бар: ап-ак карлар белән кыш килә, үзенең искиткеч хыялый дөньясы белән яз, яшеллеге, матурлыгы белән җәй, һәм муллыгы, гүзәллеге белән алтынга төренеп көз җитә. Ничек сагынмыйсың шундый җирне? Искиткеч бит!

Әңгәмәдәш:   Алия Вәлиева, Чаллы шәһәре, 84нче лицей,  8А сыйныфы.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев