Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Йөрәкләргә учак яктың, беренче мөгаллимәм!

«Беренче укытучым белән әңгәмә тәкъдим итәм сезгә» дип язган Кадыбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Расулова Гүзәлия

Кеше өчен балачак нәрсә ул? Билгеле, үзеңне белә башлаганнан бирле бакчага йөрү, тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басу. Менә шунда йомшак кына, әни кебек назлы тавышлы беренче укытучының сине каршы алуы. Башлангыч класс дигән олы бер дөньяның хәтер сандыгына беренче укытучы белән бергә уелып калуыдыр, мөгаен.

Быел мин  Кадыбаш урта мәктәбендә белем ала башладым. Туган тел укытучыбыз Эльмира Рәис кызы педагог һөнәрен, аның үзенчәлекләрен күрсәтеп, интерью әзерләргә тәкъдим иткәч тә, мин һич тә икеләнмичә беренче мөгаллимәм турында бәян итәргә уйладым. Минем беренче укытучым Девятерня мәктәбенең иң сабыр,ягымлы мөгаллиме - Габбасова Гүзәлия Гыяз кызы. Безнең әңгәмә менә шулайрак килеп чыкты.

- Гүзәлия Гыязовна, сездә укытучы булу хыялы кайчан туды?

- Укытучы булу хисе миндә кечкенәдән, балалар бакчасына йөргән вакытларда ук барлыкка килгәндер. Бала чакта яратып уйнаган уеным да “укытучы-укучы” булды. Урындыклардан тезеп куелган “парта”ларга курчакларымны җыеп утыртып, каршыларына басып укытучы образына еш керә идем.

- Хыялны тормышка ашыруның юл башы кайдан башланды?

- Күңелем белән үткәннәргә еш әйләнеп кайтам... Мәктәп елларында “Үскәч кем булырга телисең?” дигән сорауга да, башка бер һөнәрне дә күз алдыма китермичә, горурланып, “Укытучы!” дип җавап бирә идем. Шул кечкенә чактагы хыялымны тормышка ашыру өчен, юллар мине Арча педагогия көллиятенә китерде. Көллиятне уңышлы гына тәмамлап, читтән торып Татар дәүләт гуманитар- педагогия институтында  югары белем алдым.

- Укытучы һөнәре авырмы? Кыен булса, кай ягы белән авыр?

- Көннәр, атналар, айларны исәпләп, еллар ага... Шушы вакыт ташкыны эчендә көн дә иртә белән эшкә ашыгам. Сөенеп, күңелем белән укучыларым, хезмәттәшләрем белән сөйләшеп, хезмәт юлымны башлаган мәктәбемә  таба атлыйм. Әйе, мин - укытучы! Бу сүз минем өчен һөнәр генә түгел, барлык тормышым да. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым - барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда - гел укучылар, балалар, әкрен генә күтәрелгән куллар, өйдә кабатланган җаваплар, бергәләп тактада эшләгән күнегүләр. Күпме уйланып утырганым бар, ләкин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма китерә дә алмыйм. Чөнки миңа шул шаян-шук, самими, киң ачылган күзләрен өмет белән сиңа төбәп, синнән әллә ниләр көтүче балалар ошый. Аларны мин чын күңелемнән яратам. Димәк, йөрәгемне балаларга биреп ялгышмаганмын.

Менә шушы татлы мизгелләр укытучы эшнең барлык авырлыкларын оныттыра да инде. Кайсы гына һөнәрне алып карасаң да, һәркайсының  үзенә күрә авырлыгы бар. Укытучы эшен бик җиңел эш дип тә әйтә алмас идем, алда әйтеп үткәнемчә күңелле мизгелләр авырлыкларны оныттыра.

- Ике кызыгыз да сезнең юлны сайлады, Сез аларның гомер юлларын шушы һөнәр белән бәйләүләрен теләр идегезме?

- Сөбханалла, ике кызыбыз да безнең юлны сайладылар. Олысы инде Чаллы шәһәренең “Адымнар” полилингваль гимназиясендәдә туган тел һәм әдәбият укытучысы буларак хезмәт юлын башлап җибәрде. Кече кызыбыз Казан дәүләт федераль университетында белем ала. Без аларның укытучы һөнәрен сайлауларына каршы түгелбез, гомер юлларын шушы һөнәр белән бәйләүләренә сөенәбез генә.

- Мин беренче укытучым күңелендә ничек сакланганмын?

- Укытучы күңелендә укучылары беркайчан да онытылмый ул. Еллар үткән саен , узганнарга ешрак кайтасың, хатирәләр яңара. Син дә минем күңелемдә тыйнак, бик тә сөйкемле, тырыш, максатчан  укучы буларак  сакланасың. Төгәллегең, пөхтәлегең, кушкан эшкә бик җаваплы каравың, вакытында җиренә җиткереп эшләвең белән сокландыра идең син. Хәер, хәзер дә шундый укучы булуыңа шигем юк!

Сиңа һәрчак уңышлар юлдаш булсын, кадерле укучым минем!

Кадерле укытучым, сезнең изге теләкләр миңа көч һәм дәрт өсти. Сез - мине хәреф танытучы, белем иленә җитәкләп алып баручы укытучым. Рәхмәтләрем чиксез Сезгә. Гүзәлия Гыязовна, укучыгыздан һөнәри уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы кабул итегез.

Расулова Гүзәлия, Кадыбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев