Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Инсаф Гыйльмуллин: «Татар телен белер өчен татарча китап укырга кирәк!»

Бүгенге әңгәмәдәшебез – Чаллының 58нче мәктәбендә, 9нчы сыйныфта укучы Инсаф Гыйльмуллин. Башлангыч сыйныфтан бирле татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулап килгән татар егете!

– Олимпиадаларга үз теләгең белән йөрисеңме, әллә күбрәк укытучың кушкангамы? – дип кызыксынмый кала алмадык инде без.

– Әлбәттә, үзем теләп! Татар теле дәресләрен яратам мин!

– Дусларың белән нинди телдә аралашасыз?

– Күбрәк русча инде. Чөнки алар татар телен белеп бетерми. Дөрес, кайберләре белән татарча да сөйләшергә тырышабыз!

– Татар телендә аралашу артсын өчен нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсың?

– Мәктәптә татар теле дәресләрен күбрәк укытырга! Безгә татарча китаплар, классик язучыларның әсәрләрен укырга кирәк...

– Син үзең укыйсыңдыр, әйеме?

– Әйе. Әмирхан  Еникинең «Кем җырлады?», «Матурлык» хикәяләрен яратып укыдым. Габдулла Тукайның «Милли моңнар» шигыре дә ошады.

– Олимпиадалар укуыңа зыян китермиме соң?

– Юк, китерми. Мин бит күбрәк өйдә әзерләнәм.

– Әгәр дә син Президент булсаң, иң беренче нәрсә эшләр идең?

– Татар теле дәресләрен арттырыр идем. Мәсәлән, безгә 9нчы сыйныфта атнасына ике татар теле һәм бер әдәбият дәресе керә. Минемчә, бу бик аз. Дүрт дәрес булса, минемчә, әйбәт булыр иде.

– Бүгенге көндә иң зур теләгең нинди?

– Имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырырга.

– Синең кумирың бармы?

– Кумирым  – Абдулла Алиш. Әсирлектә булган герой-шагыйрь...

Үзеңнең дә шагыйрь буласың киләдер, бәлки? Татар телен-әдәбиятын яратам, дисең бит!

– Алай гына түгел, нишләп? Мин әле биюгә дә йөрим – халык биюләре дә, заманча биюләр дә башкарам. Рәсем ясыйм, бигрәк тә пейзажлар төшерү белән мавыгам.  Һәм татар теленнән тыш, әле физика белән математиканы да яратам... 

– Димәк, киләчәктә...

– Инженер булырга телим!

Һәм соңгы сорау, Инсаф. Әгәр дә син тылсымчы булсаң...

– Һәр кешене сәламәт һәм бәхетле итәр идем!

Әңгәмәдәш: Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев