Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Илнур Закиров: «Тормышта уйнарга түгел, яшәргә кирәк!»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илнур Закиров белән аралашабыз бүген!

Без­не – та­ма­ша­чы­лар­ны чы­гыш­ла­ры бе­лән сө­ен­дер­гән, ис­кит­кеч ма­тур та­вы­шы бе­лән таң кал­дыр­ган ар­тист, Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты исе­ме­нә ла­ек бул­ган шә­хес бе­лән!

- Ил­нур, сез кеч­ке­нә ва­кыт­та ак­тер бу­лыр­га те­ли иде­гез­ме?

– Юк иде ан­дый те­ләк... Мин сәх­нә­дән кур­ка идем дө­ре­сен әйт­кән­дә. Бәй­рәм­нәр­дә этеп-төр­теп җыр­лар­га чы­гар­мак­чы бу­ла­лар, ә мин чык­мыйм. Үзем ге­нә чык­мыйм ди­гәч, ип­тәш ма­лай бе­лән бер­гә җыр­лар­га куш­ты­лар. Аның бе­лән җыр­лап чык­тык ин­де...

Ан­на­ры авыл ху­җа­лы­гы тех­ни­ку­мы­на зо­о­тех­ни­ка бү­ле­ге­нә укыр­га кер­дем. Шун­да укы­ган­да төр­ле кон­церт­лар­да чы­гыш ясый баш­ла­дык, скетч­лар куя идек... Ар­тист бу­лу те­лә­ге уку­ны бе­тер­гән ва­кыт­та да уй­да юк иде әле. Тех­ни­кум укы­ту­чы­быз Әхәт абый Ша­ки­ров ми­не Әт­нә ха­лык те­ат­ры­на ни­гез са­лу­чы­лар­ның бер­се – Го­мәр абый Мәр­да­нов яны­на җи­бәр­де. Ул исә Ка­зан дәү­ләт сән­гать уни­вер­си­те­тын­да Фә­рит Бик­чән­тә­ев җый­ган курс­ка ба­рып ка­рар­га тәкъ­дим ит­те.

Укыр­га ке­рү өчен бер­ни­чә роль­гә ке­реп күр­сә­тер­гә ту­ры кил­де ми­ңа. Әй­тик,  бо­зыл­ган йо­мыр­ка об­ра­зын ту­ды­рыр­га. Ме­нә сез ни­чек ту­ды­рыр иде­гез икән?  Әй­бәт ке­нә ки­леп чык­ты ул ми­нем. Шу­лай итеп ар­тист­лык һө­нә­ре­нә ке­реп кит­тем. Кыс­ка­сы, ми­нем йө­рә­ге­мә те­атр ту­рын­да хы­ял­ны Го­мәр абый Мәр­да­нов сал­ды.

Та­ма­ша­чы кар­шы­на чы­гар ал­дын­нан нин­ди хис­ләр ки­че­рә­сез? Кау­шау әле дә бар­мы?

– Бар, әл­бәт­тә, кау­шау һәр­ва­кыт бу­ла. Күп­ме ре­пе­ти­ци­я­ләр ясап та, ха­лык ал­ды­на чык­кан­да кау­шый­сың. Ан­дый ва­кыт­та үз-үзе­мә ике ге­нә сай­лау кал­ды­рам мин: сәх­нә­гә чы­гып йә бик на­чар уй­ныйм, йә бик ях­шы уй­нап, ха­лык­ны шак­кат­ты­рам, дим. Әл­бәт­тә, икен­че юл­ны сай­лый­сың! Һәм дәрт ке­рә, көч өс­тә­лә.

Сез күп­кыр­лы шә­хес: чын ар­тист та, ос­та итеп ши­гырь­ләр уку­чы да, төр­ле ча­ра­лар да алып ба­ра­сыз... Кү­ңе­ле­гез­гә кай­сы өл­кә якын­рак?

– Иң якы­ны – сәх­нә­гә чы­гып та­ма­ша­чы­лар ал­дын­да спек­такль уй­нау, әл­бәт­тә. Бе­рен­че­дән, ха­лык­ка шу­шы һө­нәр аша якы­на­я­сың. Икен­че­дән, те­атр­да эш­лә­гән хез­мәт­тәш­лә­рең бе­лән кү­ре­шеп, ара­ла­ша­сың. Кал­ган шө­гыль­лә­рем дә дә кү­ңе­ле­мә ру­хи ләз­зәт өс­ти.

– Сәх­нә ке­ше­се нин­ди сый­фат­лар­га ия бу­лыр­га ти­еш?

– Бе­рен­че­дән, дис­цип­ли­на бу­лыр­га ти­еш. Ты­рыш­лык, үҗәт­лек тә ки­рәк. Бул­ган та­лант­ны үс­те­рә бе­лү дә. Мо­ның өчен күб­рәк ки­тап­лар укыр­га, ши­гырь­ләр ят­лар­га ки­рәк. Төр­ле ва­кыт­та төр­ле со­рау­лар­га җа­вап та­ба бе­лер­гә. Икен­че­дән, бе­лем­ле бу­лу за­рур. Дөнья бе­лән кы­зык­сы­ныр­га ки­рәк. Ярат­кан те­ат­рың, кол­лек­ти­вың исе­ме­нә тап тө­шер­ми эш­ләр­гә.  

– Уз­ган ел сез Му­са Җә­лил исе­мен­дә­ге пре­ми­я­гә дә ла­ек бул­ды­гыз бит.

– Бу пре­мия сән­гать өл­кә­сен­дә яңа кы­зык­лы алым­нар кер­тү­че­ләр­гә би­ре­дә. Ә без­дә бу кы­зык­лы про­ект ни­чек ту­ды – ди­рек­то­ры­быз Ил­фир Яку­пов бер­ва­кыт шу­лай: «Мин­дә бер­кая ба­сыл­ма­ган, ке­ше­ләр сөй­лә­гән­нән ге­нә язып алын­ган әки­ят­ләр бар, лә­кин алар­ны та­тар­ча­га тәр­җе­мә итәр­гә ки­рәк», – дип сөй­лә­де.  Кы­зык бу­лып кит­те бу ми­ңа, чөн­ки тәр­җе­мә эше бе­лән шө­гыль­лән­гә­нем бар иде. Баш­та тәр­җе­мә ит­тем. Ан­на­ры  тормыш иптәшем, танылган скрипкачы Динә Закирова белән аларны төр­ле уен ко­рал­ла­рын кул­ла­нып яз­ды­рып ка­рар­га бул­дык. Шу­лай итеп пре­ми­я­гә ла­ек бул­дык.

– Сәх­нә­дә ге­нә тү­гел, чын тор­мыш­та да уй­ный ала­сыз­мы сез? Әл­лә вөҗ­да­ны­гыз рөх­сәт ит­ми­ме?

– Юк, ми­ңа кал­са бу тор­мыш­та уй­нар­га тү­гел, ә яшәр­гә ки­рәк. Якын­на­рың­нын ка­де­рен бе­леп, алар­га шал­ты­ра­тып, ара­ла­шып... Яшәп ка­ла­сым ки­лә ми­нем!

 

Блиц-со­раш­ты­ру:

– Сәх­нә­ ул сез­нең өчен...

– Яшәү чы­га­на­гы.

– Өс­тәл ки­та­бы­гыз нин­ди сез­нең?

– Шак­мак­лы.

– Үзе­гез­не иң бе­рен­че чи­рат­та ях­шы ... кем дип уй­лый­сыз?

– Ях­шы әти ди­яр идем.

– Биш ел­дан соң үзе­гез­не кай­да һәм кем итеп кү­рә­сез?

– Күб­рәк акыл туп­ла­ган һәм бе­раз иҗа­тын­да ка­зы­нып, ана­лиз яса­ган, яңа би­на­да эш­ләү­че ар­тист итеп...

– Хә­зер­ге миз­гел­дә кү­ңел­гә кил­гән спек­такль исе­ме...

 – «Әл­дер­меш­тән Әл­мән­дәр».

– Тор­мыш де­ви­зы­гыз нин­ди?

– Авыр чак­та тук­тап кал­мас­ка! 

Гө­ли­нә Гу­са­мо­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев