Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

ИлГәрәй: «Әти-әнине хөрмәт итеп, аларны тыңлап үскән егет мин»

Татар эстрадасы җырчысы ИлГәрәй (Илназ Гәрәев) Чаллы шәһәренә «Күңел» радиосына кунакка килгән иде. Радиода чыгыш ясаган арада без аны тиз генә «тотып алып» җәһәт әңгәмә оештырдык. Илназ бик шат күңелле, ачык йөзле егет булып чыкты, сорауларыбызга бик рәхәтләнеп җавап бирде.

Ни өчен ИлГәрәй сез? Безнең газета укучы яшь дусларыбызга шул турыда сөйләп китегез әле.

Бу ИлГәрәй дигән псевдоним турында мин 17 ел дәверендә сөйлим инде (елмая). Татар эстрадасында мин башлаган чорда (мин анда беренче курста укыганда аяк бастым) Илназлар һәм Гәрәевләр күп иде. Менә мәсәлән, Илнар Гәрәев, ялгышмасам, Чаллы егете. Шулай ук Илназ Гәрәев, Илназ Минвәлиев, Илназ Сафиуллин, Илназ Гарипов...

Берсендә утырам шулай кухняда чәй эчеп, радио тыңлап. «Илназ Гәрәевның «Әнкәй» дигән җырын куя алмассызмы» дип сорадылар. Ә алып баручы башка җырчыныкын куйды. Менә шул вакытта мин эстрадага бер үзенчәлекле матур исем кирәк дип, дустым Габдерәхимгә мөрәҗәгать иттем дә инде. Ул миңа «Әйдә, җырчы ИлСафныкы шикелле исемнән һәм фамилиядән берничә хәреф алабыз да псевдоним уйлап чыгарабыз», диде. Мин башта ИлГәр дип тәкъдим иткән идем. Азрак уйлаштык та ИлГәрәй барлыкка килде.

Сезнең кечкенә вакытта, балачакта кушаматыгыз бар идеме?

(Бераз уйлап тора) Балачакта кушаматым юк иде. Мине Гәрәй дип кенә йөртәләр иде. Просто Гәрәй.

Җырчы булу хыялы балачактан бар идеме?

Балачактан, әйе. Һәрберебез балачакта шулай иткәндер инде: мунчадан чыгып чәчне тарыйбыз да таракны кулга тотып микрофон итеп җырлыйбыз. Мин дә шулай көзге каршына басып тамашачы алдында чыгыш ясавымны күз алдына китереп хыяллана идем.

Мэтрларыбыз - Илһам абый, Әлфия апа, Хәмдүнә апаларны, яраткан җырчыларым Хәния апа, Салават абый, Габделфәт абый, Айдар абыйларны тыңлап, алар шикелле сәхнәгә менәсем килде. Хыялым тормышка ашты.

Тагын бер кат балачакка әйләнеп кайтыйк әле: кечкенә Илназ нинди иде: җитдиме, шук-шаянмы?

Юк, шаян түгел. (Тыйнак кына елмая) Оялчан, тыйнак һәм бик гадел. Шундый очраклар була бит инде, авылда малайлар үзара сугышалар. Мин сугышка катнашмыйм, киресенчә, араларына кереп, алай кирәк түгел дип, аларны дөрес юлга бастырырга тырыша идем. Һәм әти-әнине хөрмәт итеп, аларны тыңлап үскән егет мин.

Сез үзегез дә хәзер ике сөйкемле кызчыкның әтисе. Әдилә һәм Камилә белән нинди дә булса яратып уйный торган уеннарыгыз бармы?

Менә безнең ютуб каналга күз салсагыз, без анда кызларым белән кызыклы челленджлар төшерәбез. Челленджлар интернетта хәзер бик популяр.

Челлендж —интернет-роликларның бер жанры, анда блогер нинди дә булса бирем-сынау үтәгәнен видеога төшерә һәм эстафетаны башкаларга тапшыра - шуны үтәп карарга тәкъдим итә.

Менә ИлГәрәй һәм кызлары төшергән бер челлендж. Әдилә, күзен бәйләп, әтисен бизәндерә.

 

Күп кенә балалар ютуб каналлардагы русча тапшыруларны яратып карый. Шуңа бәйле рәвештә тиздән без бер сәхифә ачып җибәрәбез. Анда Әдилә белән әкият укыячакбыз. Инде берничә проект әзер.

Балаларым белән тәрбияви уеннар уйныйбыз, саннарны, төсләрне өйрәнәбез. Балалар белән күбрәк минем тормыш дулкыным Айгөл шөгыльләнә инде. Шулай да менә кичә Камилә белән курчаклы уйнап алдык әле (көлә).

Замана балалары кулларына телефон, планшет тотып үсә хәзер. Сез балаларыгызга көненә күпме вакыт телефонда «утырырга» рөхсәт итәсез? Алар телефонда уйныймы?

Уйныйлар, карыйлар. Минем «булды, тукта, бүтән карамыйсың» дигәнем юк. Балалар үсә башлауга без Айгөл белән болай иттек: телефонны алар үзләре файдалы каналларга гына кереп карарлык итеп көйләдек.

Алар үзләре туктый беләләр. Мин аларга тулаем ышанам. Артыкка китә башласа, үзләре үк «булды, җитәр» дип алып куялар.

Безнең газетаны укучы балаларга теләкләрегезне җиткерсәгез иде.

Балаларга бер теләк - иң мөһиме, әти-әниегезне кадерләп, аларны хөрмәт итеп яшәгез, аларны яратыгыз. Балачак ул шундый рәхәт чак. Мин хәзер рәхәтләнеп балачагыма әйләнеп кайтыр идем. Тормыш шулай бит ул - балачакта үсәсе килә, үскәч бала буласы килә.

Нинди һөнәр сайлыйсыгыз килсә, шуңа ирешергә тырышыгыз. Сайлаган эшегезне яратып эшләргә насыйп булсын. Үзегезнең күңелегезне, йөрәгегезне тыңлагыз һәм әти-әниләргә каршы чыкмагыз. Теләгем шул сезгә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илгәрәйгә зур уңышлар! Кызың бигрәк сөйкемле

    Теги: интервью артист ИлГәрәй әңгәмә йолдызга соравың бармы җырчы