Гитарачы егет Мансур
Әңгәмәләр

Гитарачы егет Мансур

Бүген мин сезне Мансур Мусин белән таныштырырга телим.

Безнең сыйныф дус, тату. Сыйныфташларымның һәрберсенең төрле хоббилары, кызыксынулары бар. Бүген мин сезне Мансур Мусин белән таныштырырга телим.
— Мансур, сез гаиләдә ничә кеше?
— Без — бишәү: әти, әни, мин һәм ике сеңелем.
— Хайваннар да тотасызмы?
— Бер үгез, тавыклар һәм песиебез бар.
— Мансур, ә син ниләр белән шөгыльләнәсең?
— Бокс, вокал белән һәм гитарада уйныйм. Бокска йөрергә әнием тәкъдим итте. Малай кешеләргә көчле булырга кирәк. Өч беренче, ике тапкыр икенче урын алдым. Ә гитарага өченче класста йөри башладым. Һәм ул да миңа ошап китте. Кайвакыт гитарага әти-әниемне, дусларымны да җырлаткалыйм. Үзем дә концертларда җырлыйм.
— Яраткан дәресләрең нинди?
— Математика, физкультура, тарих һәм рәсем дәресе.
Менә шундый ул безнең Мансур! Барысына да өлгерә.

Эвелина Галимова, Яңа Чишмә гимназиясе, 5нче сыйныф.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев