Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Эмилия һаман да җырлый!

Шәхсән үзе әлегә блог алып бармаса да, Чаллы кызы Эмилияне интернет-йолдыз дип санап була.

Шәхсән үзе әлегә блог алып бармаса да, Чаллы кызы Эмилияне интернет-йолдыз дип санап була — аның катнашындагы видеоязмалар социаль челтәрләрдә бик күп просмотрлар җыя. 5 яшендә үк танылган җырчыларга кушылып җырлап танылды Эмилия Гатауллина.

«Үскәч җырчы булам!» – ди Эмилия

Эмилия хәзер нинди шөгыльләр, уй-хыяллар белән яши икән?

Җырларга яратучы кыз белән без шулар хакында сөйләштек. 

— Эмилия, син быел икенче сыйныфка барасың дип беләбез бит инде без.

— Әйе, Чаллының 29 гимназиясенә, татар мәктәбенә.

— Узган ел мәктәп, дәресләр, бишлеләр белән җырга мәхәббәтең онытылмадымы соң?

— Юк. Һаман да җырларга яратам, 7нче сәнгать мәктәбенә йөрим. Менә 1нче сентябрьдә сәнгать мәктәбендә 1нче сыйныфлар өчен линейкада чыгыш ясаячакбыз. Мин «Күбәләк» җырын башкарачакмын.

— Бүген әле иң популяр тема — җәй бит "Көмеш кыңгырау"да. Җәйне ничек үткәрдең, Эмилия?

— Өч ай буе авылда, әбиләремдә тордым. Яңа Чишмә районы, Акъяр авылында. Ял да иттем, китаплар да укыдым. Тапкырлау таблицасын ятладым.

— Син танылуның нәрсә икәнен беләсең бит инде хәзер, Эмилия. Үзеңнең блог алып барасың килмиме?

— Килә, әлбәттә. Әни әйтә, әле син кечкенәрәк, ди.

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев