Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Данияр Нигъмәтҗанов: «Мал табибы булырга телим!»

Теге йә бу малайның (йә булмаса кызның) ничек яшәвен беләсең килсә, инстаграмын ачып кара! Даниярның инстаграм битен күргәч, мәсәлән, нинди өлгер егет бу, дип уйладык без.

Йә янгын сүндерүче киеменнән ул, йә радиожурналист булып интервью ала, йә һәйкәл янында шигырь сөйли.... Йә җәнлекләр янында, йә... Ничек танышмыйсың инде шундый егет белән, әйеме? Таныштык. Һәм... Теләче урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Данияр Нигъмәтҗанов белән әңгәмәбезне  сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.

Данияр, интернетта кызыклы фотоларыңны күргәч, шундый сорау туды бит инде бездә – син кем булырга телисең шулай да? Янгын сүндерүчеме, артистмы, журналистмы, дигәндәй?  

– Белмим әле. Мал табибыдыр, мөгаен. Хайваннарны кызганам мин. Бер елны бозавыбыз үлеп китте – терелтә алмагач, бик кайгырдым. Күптән түгел әни белән бергә ветеринарие станциясенә барып, җәнлекләрне ничек дәвалаганнарын күреп кайттым. Аннары МЧСта да эшлисем килә. Алар да җәнлекләргә ярдәмгә киләләр бит!

Син бит авыл егете – өегездә дә маллар бардыр әле?

– Әйе, әниләргә мал карарга булышам.

Түгәрәкләргә вакытың да калмыйдыр, алайса?

– Нигә калмасын? Милли көрәш, йөзү түгәрәкләренә йөрим. Сигездә генә кайтам. Кайтам да...

– Ятасыңмы?

– Юк, дәрескә утырам... Математика, татар телен яратам. Төрле конкурсларда катнашам. Габдулла Тукайга багышланган флешмобта катнашу өчен әни белән Тукай Кырлайга кадәр бардык без! «Мәдәни көндәлек»не тутырып, мәктәптә 1нче урын алдым.

Ял көннәрендә мәчеткә, дин сабагы алырга йөрим. Намаз укучылар бәйгесендә катнашып та, җиңү яулаганым бар.

Җиңүләреңнең тагын да күбрәк булуын телибез без, Данияр!

Рәхмәт!

Әңгәмәдәш: Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев