Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Да­ния Ну­рул­ли­на: «Сәх­нә­дә сү­зең­не оныт­саң, парт­не­рың кот­ка­ра»

Альмира Ахунҗанованың РФ ат­ка­зан­ган, ТР Ха­лык акт­ри­са­сы Да­ния Ну­рул­ли­на бе­лән ак­тер һө­нә­ре ту­рын­да әң­гә­мәсе

 

Ип­тәш кыз­ла­рым: «Син ар­тист­ка бу­лыр­га ти­еш!» ди­ләр иде

Мин үзем акт­ри­са бу­лыр­га хы­ял­ла­нам. Шу­ңа кү­рә ар­тист һө­нә­рен сай­ла­ган һәм ин­де уңыш­лар­га да иреш­кән шә­хес­ләр­дән ин­тервью алу ми­нем күп­тән­ге хы­я­лым иде. Шу­ны сиз­гән­дәй, Ка­зан­ның Га­ли­әс­гар Ка­мал исе­мен­дә­ге та­тар ака­де­мия дра­ма те­ат­ры ак­тер­ла­ры Чал­лы­га гаст­роль­гә, ә иң мө­һи­ме – без­нең мәк­тәп­кә ку­нак­ка кил­де. Һәм мин РФ ат­ка­зан­ган, ТР Ха­лык акт­ри­са­сы Да­ния Ну­рул­ли­на бе­лән ак­тер һө­нә­ре ту­рын­да әң­гә­мә кор­дым.

Хә­ер­ле көн, Да­ния апа! Ак­тер һө­нә­ре­нең нин­ди уңай һәм тис­кә­ре як­ла­ры бар, дип са­ный­сыз сез?

– Сән­гать­не яра­та­сың икән, син аның тис­кә­ре як­ла­рын күр­ми­сең ин­де. Син аңа бө­тен кү­ңе­лең, жа­ның бе­лән би­ре­лә­сең. Ин­де ме­нә күп­ме ел­лар мин те­атр­да эш­лим – бер тис­кә­ре ягын да күр­гә­нем юк!

– Ә ак­тер һө­нә­рен ни­чек сай­ла­ган иде­гез? Сез­гә нәр­сә этәр­геч бир­де?

– Бию тү­гә­рәк­лә­ре­нә йө­рү­дер, мө­га­ен. Ми­ңа мәк­тәп­тә дә ип­тәш кыз­ла­рым гел: «Син ар­тист­ка бу­ла­сың» – дип әй­теп то­ра­лар иде.

Би­ю­гә сә­ләт га­и­лә­дән ки­лә. Әти-әни­лә­ре­без һәр­ва­кыт ту­ган­нар­ны ку­нак­ка ча­кы­ра­лар иде. Ту­ган­нар би­и­ләр иде, җыр­лый­лар иде. Шул­ка­дәр рә­хәт, кү­ңел­ле иде. Ә ми­ңа биш-ал­ты гы­на яшь. Ме­нә шу­лар­ны кү­реп, кү­ңе­ле­мә сен­гән­дер ин­де бию. Ка­зан­ның бик күп мә­дә­ни­ят йорт­ла­рын­да бию тү­гә­рәк­лә­ре­нә йөр­дем. Ә ме­нә те­атр учи­ли­ще­сы­на ка­бул итә­без ди­гән игъ­лан­ны күр­гәч, шун­да ке­рер­гә бул­дым. Кыс­ка­сы, ми­не сән­гать­кә бию алып кил­де. 

Ак­тер нин­ди сый­фат­лар­га ия бу­лыр­га ти­еш икән, Да­ния апа?

– Ак­тер­га иң бе­рен­че ты­рыш­лык ки­рәк. Һәм үз-үзең­не то­та бе­лү. Үзең­дә зә­вык тәр­би­я­ләр­гә ки­рәк. Күп укыр­га. Мин үзем бик кү­зә­тү­чән. Те­атр­да элек­ке­ге ар­тист­лар­га ка­рап, үз-үзем­не тәр­би­я­лә­дем. Мин укы­ган­да, без­не бию бу­ен­ча дан­лык­лы ба­ле­ри­на укыт­ты – ан­нан күп нәр­сә­гә өй­рән­дем.

Кы­ю­сыз, тый­нак ке­ше ак­тер бу­ла ала­мы?

– Юк. Син ке­ше бу­ла­рак тый­нак бул, ә сәх­нә­дә тый­нак­лык ки­рәк­ми.

Ярат­кан ро­ле­гез нин­ди?

– Мин хез­мә­тем­не ярат­кач, һәр­бер роль­не яра­тып баш­ка­рам. Лә­кин шу­лар ара­сын­да да ярат­кан­на­ры бу­ла ин­де. Ту­фан Миң­ну­лин­ның «Ә­ни­ләр һәм бә­би­ләр» спек­так­лен­дә Гөл­фи­нә ро­лен бик ярат­кан идем. Го­му­мән, бө­тен роль­лә­рем­не дә яра­там, лә­кин бу роль ми­нем бө­тен та­би­га­те­мә ту­ры ки­лә.  

Сәх­нә­дә уңай­сыз хәл­дә кал­га­ны­гыз бул­ды­мы?

– Бик күп тап­кыр­лар. Сүз­ләр дә оны­ты­ла. Аны та­ма­ша­чы сиз­ми дә ка­ла, парт­нер гы­на си­зә. Ан­дый чак­лар­да бер­гә уй­на­ган ип­тәш­лә­рең кот­ка­ра – си­нең урын­га үз сүз­лә­рен әй­теп, ал­га та­ба уй­нап ки­тә­ләр. Сәх­нә шун­дый урын ин­де ул, ан­да бер­дәм­лек ки­рәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев