Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Данир Сабиров: «Математиканы яратмадым»

Данир Сабиров белән аның мәктәп елларындагы кушаматы, яраткан һәм яратмаган фәннәре турында сөйләштек.

Артистларның балачак еллары, шәхси тормышы һәрвакыт пәрдәнең икенче ягында кала кебек. Уйлап карасаң, иң күңелле, истә калырлык вакытлар нәкъ тә менә балачак белән бәйле бит. Җырчыларның бала чагы нинди истәлекләргә бай? Татарстанның атказанган артисты, җырчы, биюче, юмор һәм пародия остасы – Данир Сабиров белән кушаматы, мәктәп еллары, яраткан һәм яратмаган фәне турында сөйләштек.

– Яраткан, яратмаган дигәннән, миңа күпчелек егетләр кебек физкультура һәм хезмәт дәресе ошый иде. Һәм күбрәк гуманитар фәннәрне – тарих, татар телен үз итә идем мин. Ул фәннәрне укытучы ничектер җиңел һәм кызык итеп аңлата иде. Ә менә математика, физика, геометрия кебек төгәл фәннәр авыр бирелде.

– Ул фәннәрнең бу тормышта кирәге чыктымы соң?

– Булды андый вакытлар. Математика акча чутлаганда кирәк, мәсәлән (көлә). Бу дөньяда бөтен фәннәрнең дә бер генә тапкыр булса да кирәк булуы бар.

– Балачакта кушаматың бар идеме?

– Алай истә калган, теңкәгә тиеп беткән тәхәллүсем булмады минем. Апам Дуня дип йөртә иде, бүгенге көндә хатыным Даня дип дәшә. Һәм тагын әле үзбәк дигәннәре булган икән. Әтиемнең үзбәк булуы белән бәйле инде монысы. Көрәштә шулай ук Исламбай дип әтинең исеме белән эндәшәләр иде.

– Балачагың нинди хәтирәләр белән истә калды?

– Авыл белән бәйле инде ул вакытлар. Кечкенә вакытта без бер хәтәр «крутой» егеттән куркып йөри идек. Барыбызны барлап тора иде инде ул. Бер көнне бу малайның үзен акылга утыртырга булганнар – кыйнаганнар. Икенче көнне сыдырылган йөз белән күргән авылдашы сораган инде ничек мондый хәл килеп чыкты, син бит үзең дә бик текә егет, дип. Нишлисең бит, күрше авылда аның текәлеге ул дәрәҗәдә зур булмаган инде (көлә).

– Ничек уйлыйсың, сыйныфташларың сине нинди дип хәтергә ала икән?

– Миңа калса, бары тик уңай хәтирәләр белән генә искә алалардыр. Безнең үзебезнең аралашу группабыз да бар. Бер елны аларны концертыма да чакырган идем. Бик теләп килделәр. Классташларым белән без әле дә аралашып торабыз.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Фото ачык интернет-чыганактан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев