Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Бүләк»сез җәй – җәй түгел!

Минем дустым – Хаҗиева Таңсылу. Ул «Бүләк»тә бишенче тапкыр. Безнең арада төрле хәлләр булгалады: талаштык та, елаштык та, кире дуслаштык та, шуның өчен дә мин аны бик яратам. «Монда кабатланмас атмосфера, аны бай табигать, төркемнәр арасында булган җылы мөнәсәбәтләр тудыра, миңа монда рәхәт, күңелем ял итә», – ди ул. Аның белән сүзебез дә лагерь турында булачак.

«Бүләк»сез җәй – җәй түгел!

 

– «Бүләк» башка аланнардан нәрсәсе белән аерыла?

– «Бүләк» безнең Актаныш районында урнашкан. Без монда һәр җәй саен күңел ачарга, ял итәргә киләбез, ел саен якын дуслар табабыз һәм алар белән агым беткәч тә аралашабыз. Шулай ук монда һәр минут продуктив үтә, һәрвакыт ниндидер эш табыла, вакыт тиз уза. «Бүләк»сез җәй – җәй түгел!

– Бу елгы агым башкаларыннан нәрсә белән аерыла?

– Ханлыклар, тәңкәләр системасы һәм алан территориясеннән чыгып китә алмау. Ашханәгә кергәндә температураны үлчиләр, ачылу тантанасы онлайн үтә. Башкасы шул ук булып калды.

 – Яраткан кичке чараң бармы?

– Мин спорт чарасын күбрәк яратам. Анда тәңкә дә эшләп була, нерва да (Лиана булмаса) бетми. Ә болай, мондый челләдә «Нептун» көне әйбәт булыр иде.

– «Бүләк»тә булган иң кызыклы вакыйга?

– Уйларга кирәк... Ә! Бер елны «Нептун» көнендә пожарный машина килеп безгә су сипте. Салкын, ләкин рәхәт булды.

– Киләчәктә әйдаман булып кайтасың киләме?

– Әйе, минем планнарда бу бар. Мин бу аланны шулхәтле яратам, соңыннан монда кайтып әйдаман булырга хыялланам.

Лиана Мөхәмәтдинова, Актаныш районы, «Бүләк»аланы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев