Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Беренчеләрдән булып барып язылдым

Бүген сезне Аделя Гыйльметдинова белән таныштырабыз. Ул — волейболчы.

Безнең мәктәп укучылары бигрәк актив инде. Спортта да, укуда да, төрле бәйгеләрдә дә беренче. Спорт безнең өчен — яшәү рәвеше. Кайчан гына карама, кызлар волейбол ярышында, ә егетләребез көрәштә бил алыша. Бүген мин сезне Аделя Гыйльметдинова белән таныштырырга булдым. Ул — волейболчы. Аделя 9нчы сыйныфта белем ала һәм инде алтынчы ел волейбол түгәрәгенә йөри. 

— Аделя, син ни өчен нәкъ менә волейбол түгәрәген сайларга булдың?
— Мин кечкенәдән туп белән уйнарга яраттым. Жәй көне әти белән гел волейбол уйный идек. Әле дә хәтерлим, әти безгә үз куллары белән волейбол сеткасы ясады. Мәктәптә тиздән волейбол түгәрәге була дигәч, беренчеләрдән булып барып язылдым. Шулай итеп, тугыз яшемннән волейбол белән шөгыльләнәм.

— Тренерыгыз нинди? 
— Безнең яраткан тренерабыз — Гатауллин Нияз Шәфкать улы. Ул бик тырыш, көчле, җитди, үз эшен белә торган кеше. Кирәк вакытта бик таләпчән дә. Ул безне беренче көннән ук, еламаеп каршы алды. 

— Уен вакытында командагыздан берәү хата ясады, ди. Нишлисез?
— Без уйнаганда, гел бер-беребезнең хәрәкәтләрен күзәтәбез. Волейболда тиз уйлау, тиз хәрәкәтләр, тиз реакция булырга тиеш. Берәрсе подача бирә алмаса, аны юатабыз, ачуланышмыйбыз. Берәр нинди хата чыкса, без тавыш күтәрмибез. Ә шул хатаны кабатламаска тырышып, уенны матур гына дәвам итәбез. 

— Аделя, сез командагыз белән нинди уңышларга ирештегез? 
— Бик күп призлы урыннар алганыбыз бар. Төрле районнарга барып җиңүләр яулыйбыз. Безнең команда бик тырыш, бик көчле. Командабыз — мәктәп горурлыгы.

— Киләчәктә кем булырга телисең? Волейбол белән шөгыльләнүеңне дәвам итәчәксеңме?
— Кем булырга теләгәнемне әлегә әйтми торам. Киләчәчәктә волейбол уйнарга теләк бар. Минем уйлавымча, спорт һәрвакыт кирәк.

— Бик зур рәхмәт, Аделя! Уңышлар телим сиңа. Һәрвакыт шундый позитив, акыллы һәм актив кыз булып кал! 

Зәринә Гыйльметдинова, Арча районы, Кәче мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев