Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Беренче тапкыр «Сәйяр»дә

Без Әлмәт шәһәренең «Адымнар» күптелле гимназиясендә кунакта булдык.

«Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестивале кысаларында, 18-23 ноябрьдә катнашучылар зона этапларында чыгыш ясадылар. Барлыгы 76 мәктәп коллективы республикабызның күренекле театр сәхнәләрендә үз туган (татар, чуваш, удмурт, мари) телләрендә сәхнә әсәрләрен уйнадылар.

Без Әлмәт шәһәренең «Адымнар» күптелле гимназиясендә кунакта булдык. Биредә 7 районнан 145 укучы катнашты: Әлмәт, Яңа Чишмә, Мөслим, Ютазы, Чирмешән, Лениногорск, Бөгелмә. Әйдәгез әле, нәни сәнгать йолдызлары белән аралашып алыйк. Нинди хисләр белән яналар икән алар шушы минутларда? Беренче итеп безнең игътибарны татар халык киеменнән балкып торган Лилия Исламова җәлеп итте.

– Сәлам, Лилия. Үзең белән таныштырып уз әле, кайсы яклардан син?

– Хәерле көннәр! Без – «Без бергә» коллективы, Ютазы районы Урыссу гимназиясеннән килдек.

– Хис-кичерешләрең белән дә бүлеш әле. Җырдагыча, кайнар уттай янасыңмы, әллә, киресенчә, үзеңне җәйге төндә кырда тыныч кына тибрәлгән игеннәр кебекме?

– Башкалар ничектер, әмма мин нык кайгырам. Аеруча үзем өчен генә түгел, ә коллективыбыз белән бергә матур гына, ялгышмыйча чыгыш ясый алырбызмы икән дип.

– Барысы да әйбәт булыр! Уңышлар сезгә!

Ни дисәң дә, дулкынланмаслык түгел шул, чөнки жюри әгъзалары буларак, укучыларны күренекле абый-апаларбыз бәяли. Болар: Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты – Зөфәр Харисов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре – Розалия Чабатова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе – Гөлия Мисалова.

Менә «Без бергә» коллективы чыгыш ясый. Шау-гөр килеп, күңелле генә Сабантуй күренешен күрсәттеләр алар. Бу спектакльның сценариен түгәрәкнең җитакчесе үзе – Айгөл Идрисова язган икән. Бер сүз белән әйткәндә, шәп!

– Юкка кайгырдың булып чыкты, әйеме, Лилия?

– Әйе, җиңел сулап куйдым. Без башкарып чыга алдык! Чыгышыбыздан соң, аеруча Зөфәр Харисовның киңәшләре йөрәккә үтеп керде. Рәхмәт.

– Гомумән, фестиваль турында нинди фикердә син?

 – Без беренче тапкыр катнаштык, фестивальдән соң бик күп уңай хис-кичерешләр калды. «Сәйяр» фестивален оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтебезне әйтәсебез килә. Үз сәләтләребезне тормышка ашыру мөмкинлеге биргәнегез өчен зур рәхмәт. Конкурс үз яшәешен дәвам итсен!

Лилиянең сүзләренә кушылып, барлык катнашучыларга уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз! Киләсе очрашуларга кадәр күпләрнең мәхәббәтен яулаган, «Сәйяр» фестивале!

МИШӘР кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев