Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Баянчы Илнур балалайкада уйный башлаган

Балалайка! Исеме үк кызык, әйеме? Илнур аны өстәмә инструмент итеп сайлаган. Ә болай үзе баянчы икән ул.

Хәер, таныштырмадык бит әле без сезне. Каршыгызда 54нче татар гимназиясенең 2А сыйныфында укучы Илнур Хазиев. Шәп егет ул – үзе шахмат уйный, үзе шигырь сөйләү остасы, әйткәнемчә, баянчы да, театр түгәрәгенә дә йөри, җитмәсә гел «5»кә генә укый. 

– Баян белән кайчаннан шөгыльләнәсең соң инде, Илнур?

– 2нче ел. Мин 13нче сәнгать мәктәбенә йөрим.

– Берәр яратып уйнаган көең бармы соң әле?

– Бар, «Бөрлегәнем» көен өйрәндем, шәп кенә килеп чыга. Әле күптән түгел баян буенча зачетлар бирдек, «5»ле булды.

– Ә нигә баянны сайларга булдың шулай да?

– Минем бабаем бик әйбәт уйный. Аның абыйсы да оста баянчы. Минем дә баянда уйнавымны теләп, әни сәнгать мәктәбенә алып килде.

– Тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Мин үзебезнең мәктәптәге шахмат һәм театр түгәрәкләренә йөрим.

– Уңышлар сиңа, Илнур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев