Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Балаларга шатлык өләшәбез!»

Әкият дөньясы белән балалар дөньясы һәр заманда да бер агымда. Барлык хыялларның чынга ашка урыны бит ул! Бәлки шуңадыр. Куян да сөйләшә, аю да бии анда, агачтан ясаган курчак та терелеп кешегә әйләнә... Шул могҗизалы галәмне үз һөнәренең урыны иткән Чаллыдагы «Жемчужина» курчак театры директоры Марат Шакиров белән сөйләшәбез бүген.

Әкият дөньясы белән балалар дөньясы һәр заманда да бер агымда ул. Барлык хыялларның чынга ашка урыны бит ул! Куян да сөйләшә, аю да бии анда, агачтан ясаган курчак та терелеп кешегә әйләнә... Шул могҗизалы галәмне үз һөнәренең урыны иткән Чаллыдагы «Жемчужина» курчак театры директоры Марат Шакиров белән сөйләшәбез бүген.

 

Марат Назирович, кайчан һәм ни рәвешле килдегез сез бу һөнәргә?

 

– Курчак театры индустриясендә 20 елдан артык без. 1999 елда Чаллыга күченеп килгән Самара драма театры артисты белән таныштым. Аның үзенең курчак театры бар иде, миңа да үзе белән эшләп карарга тәкъдим итте. Соңрак үзем генә эшли башладым. Менә шулай, беркайчан да артист булам дип уйламаган идем, хәзер инде бу һөнәрне бик-бик яратам мин.

 

Курчак театрының исеме дә үзенчәлекле булырга тиеш, килешәсездер?

– Театрыбызның исеме үзеннән-үзе килеп чыкты. «Жемчужина»... Энҗе бөртеге! Балалар кебек матур, кадерле, якты! Шундый ассоциация туды бездә.

 

Һәр театрның үз йөзе була. Сезне ничек истә калдыралар дип уйлыйсыз?

– Безнең курчаклар – марионетка-курчаклар. Үзенчәлегебез дә шул. Эшли башлаганда, уенчыклар кибетеннән йомшак уенчыклар сатып ала идек тә, үзебезчә үзгәртеп, бауларга беркетә идек. Әлбәттә, еллар үтү белән, без дә үзгәрдек. Ул көннәргә хәзер елмаеп кына карыйбыз.

Хәзер бездә гаҗәеп матур курчаклар һәм декорацияләр эшләнә. Һәр курчагыбызны осталар, күңел җылыларын салып, кулдан тегә. Аларны балалар бик яратып кабул итәләр.

 

– Репертуарыгызда нәни тамашачылар өчен нинди әсәрләр бар?

– Безнең репертуар 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен. Иң нәниләргә «Куян йорты» («Заюшкина избушка»), «Ахмак тычкан баласы турында әкият» («Сказка о глупом мышонке»), «Белмәмеш маҗаралары»  («Приключения Незнайки») кебек әкиятләрне яратып күрсәтәбез.

      Репертуарны сайлаганда, мәгариф идарәләре, балалар бакчалары җитәкчеләре белән хезмәттәшлек итәбез. Шунлыктан юл йөрү кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы, табигатьне саклау кебек тематик тамашалар да әзерлибез. Җитди нәрсәләр турында курчаклар теле белән аңлату күпкә отышлы була. Безнең Буратино циркта әллә нинди маҗараларга тара, Сыроежка ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне аерырга өйрәтә, Вася («Приключения Васи») табигатьтә үзеңне ничек тотарга яраганын яки ярамаганын күрсәтә. Чукоколо дигән ил дә бар бездә!

Кайбер сюжетлар һәм темалар үзеннән-үзе туа. Мәсәлән, бер тапкыр көзге урман аша узганда, табигатькә игътибар иттем. Нинди генә төсләр юк иде анда: сары, җете кызыл, кызгылт, көмеш төсе, алтынсу... Түзмәдем, туктап, рәхәтләнеп бу матурлыкка сокланып тордым. Шул рәвешле «Синичкин календарь» дигән ел фасыллары турында тамаша барлыкка килде.

Әлбәттә, Пьеро, Чуковский, Маршак кебек классикларыбыз турында да онытмыйбыз! Балаларга кече яшьтән билгеле әсәрләрне курчаклар аша җанландыру безгә дә, нәниләргә дә күңелле. Театрыбызның девизы да – «Балаларга шатлык өләшәбез!»

 

– Марат Назирович, яңа планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде.

– Хәзерге заман белән бер агымда булырга омтылабыз. Бу көннәрдә үзебезнең сайтыбызны ясыйбыз менә, профессиональ студиядә аудиоязмалар әзерлибез. Иң мөһиме – яңа идеяләребезне тормышка ашырырга теләк-омтылышыбыз бар. Безне балалар көтә! Балаларның шатлануларын күрү, алкышлары безгә алга барырга ярдәм итә.

 

Әңгәмәдәш – Лилия Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев