Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Аяз Әгълиуллин: «Максатым - подписчиклар җыю түгел, кызыклы, матур материал уйлап табу»

Аяз Әгълиуллинны без «Шаян ТВ» телеканалында "Шаян балалар", "Банка" тапшыруларын алып баручы буларак беләбез. Аяз Казан шәһәренең 149нчы лицеенда, 7нче сыйныфта укый. Инстаграм сәхифәсенә тап булгач, аның яшь блогер икәнен дә күрдек.

«Гади малай. Минем гаиләм - әти, - әни. «Шаян ТВ» алып баручысы. Йөзәргә яратам» дип язган ул профилендә. Без Аяз белән якыннанрак танышырга булдык әле.

– Аяз, синең алып баручы булып эшләү тәҗрибәң зур инде, иң беренче безнең шул турыда беләсебез килә - телевидениегә син ничек килеп эләктең һәм киләчәктә тормышыңны әлеге һөнәр белән бәйләргә телисеңме?

– Мин балалар бакчасына йөргәндә үк татарча шигырьләр сөйләргә ярата идем, бәйгеләрдә катнаштым, җиңүләргә дә ирештем. Мәктәптә дә актив булырга тырышам, "Чулпан" театр түгәрәгенә йөрим, татарча спектакльләр куябыз. Безнең 149нчы лицейда татар мохитен яратучы балалар күп. Менә шунысы куанычлы.

«Шаян ТВ» каналы эшли башлаганын ишеткәч, әниемнең, улым, үзеңне сынап карамыйсыңмы соң дигән фикереннән соң, үзем турында кечкенә генә ролик төшереп, аны «Шаян ТВ» сайтына юлладык. Менә шуннан мине съемкаларга чакырдылар.

Иң беренче съемкада Чулпан апа Зәйнуллина бик яхшы киңәшләр бирде. Әле дә хәтерлим мин аларны. Телевидение - ул бик кызыклы бер дөнья. Анда бик күп кешеләр белән танышасың, кызыклы репортажлар чыгарасың, дөньяны күзаллавың киңәя, яңа дуслар табасың. Һәм менә шул матур мизгелләрне үземнең туган телемдә мин башка балаларга җиткерә алам, монысы тагы да мөһимрәк. Киләчәктә дә үземнең тормышымны телевидение белән бәйләргә уйлыйм.

– Алайса телевидениедә бик ошый инде сиңа, анда эшләүнең нәрсәсе күбрәк күңелеңә ята соң?

– «Шаян ТВ»да тапшырулар алып бару белән бергә әле тагы фильмнар, мультфильмнар тавышландырам. Бу - үзе зур бер тәҗрибә. Хәзерге вакытта сез безнең каналда "Тима-Тома" мультфильмын карый аласыз. Мин монда Тиманы тавышландырдым. Бик матур эш булды ул. Коллегам Алия Сабирҗанова белән зур кызыксыну белән эшләдек без бу эшне. Шушы урында режиссер Алсу апай Ромадинага, җитәкчебез Роза апа Әдиятуллинага рәхмәтләремне әйтәсем килә. Алар дубляж өлкәсендә минем яраткан остазларым.

– Инстаграмда бик матур сәхифә алып барасың, Аяз. Үзеңне блогер дип саныйсыңмы? Күпме подписчигың булуын теләр идең, максатың бармы? Үзең кайсы блогерларны яратып карыйсың?

– Үземне блогер дип зурлап әйтә алмыйм. Моның өчен миңа әле бик күп тырышырга кирәк. Кызыксынуым көчле, теләгемә ирешермен дип уйлыйм. Минем максатым күп подписчиклар җыюда түгел, ә кеше өчен кызыклы, матур материал уйлап табуда. Мин күренекле блогерлардан Айрат абый Заһриевны, «Шаян ТВ»ның якты йолдызы Иван Остроумовны, Илүсә апайны, Илназ Габидуллинны («Кызык-мызык»), руслардан Кирилл Артамоновны карап барам.
         – «Кеше өчен кызыклы, матур материал уйлап табу максатым» дидең. Ничек уйлыйсың, Аяз, синең яшьтәшләреңә нинди контент кызыклы хәзерге вакытта?

– Мин үзем, мәсәлән,  кыска метражлы фильмнар карарга яратам. Киләчәктә татар телендә Казанның, Татарстанның матур урыннарында безнең өчен кызыклы эчтәлектәге контент эшлисем килә. Менә, мәсәлән, безнең күрше авылда "Зөләйха күзләрен ача" фильмы төшерелгән тарихи мәчет бар. Мәчкәрә авылында ул, сәүдәгәр һәм меценат Үтәмешевлар туган урын. Шунда кайтып, иптәшләремә шушы мәгълүматны кызыклы яктан җиткерергә исәп.

– Кызыксынуларың күп булгач буш вакытың бер дә юктыр инде, әйеме, Аяз. Алай да андый вакыт килеп чыкканда нәрсәләр белән шөгыльләнергә яратасың, нинди хоббиларың бар?

– Буш вакытымда дуслар белән балыкка барырга, бассейнга тренировкаларга йөрергә, авылда әби пешергән коймакны ашарга, кич белән әни белән Казан урамнары буйлап, матурлыкка сокланып, төрле хәлләр турында сөйләшеп йөрергә яратам.

– Аяз, хәзер балалар китапка караганда интернетны якын итә. Ә син китап укырга яратасыңмы? Бер көнне сторизыңда татарча китап укыганыңны да күргән идек әле.

– Үземне китап корты дип әйтә алмыйм, башта өстән генә күз йөртеп чыгам, ул мине җәлеп итсә, мин бу китапны укымыйча калмыйм, әлбәттә.

Тагы бер фикеремне газета укучыларга җиткерәсем килә: мин "Шаян ТВ" каналы эшләвенә чиксез шатмын. Мин әле 4 яшемә тикле русча белми идем. Чөнки безнең гаиләдә беркем дә рус телендә аралашмый. Телевизордан караганда мультфильмнар русча, мин бөтенесен аңлап та берми идем. Ә хәзер минем энем татар телендә нинди генә тапшырулар карамый бит! Хәтта үзен дә карый (аны да тапшыруларга чакыргалыйлар).

«Шаян ТВ» бит ул - бик зур мөмкинлекләр дөньясы. Теләге булган һәр бала катнаша ала. Шигырь сөйләргә яратучылар "Тукай оныклары" тапшыруына рәхим итсеннәр. Биючеләргә, җырлаучыларга да бәйгеләр бар. Мин «Шаян ТВ» дагы үземнең барлык абый-апаларыма рәхмәтләремне җиткерәм. Сез бик зур эш башкарасыз диясем килә.

– Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт, Аяз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сиңа, яме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев