Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Артур Маузер һәм Лия Шәмсина белән эксклюзив әңгәмә

Яшь һәм талантлы артистлар Артур Маузер (Гыйниятуллин) һәм Лия Шәмсина белән «Көмеш кыңгырау» газетасы өчен махсус әңгәмә.

– Исәнмесез, Артур, Лия! Хәлләрегез ничек?

– Исәнмесез, Аллага шөкер, әйбәт.

– Сез Чаллыда туып үскәнсез, әйеме. Безнең «Көмеш кыңгырау» газетасы турында беләсезме, аны укыганыгыз бармы, нинди истәлекләрегез бар аның белән бәйле? Шул турыда сөйләп китегез әле.

Артур: – Мин Чаллыда 1990 елда тудым. Әлбәттә, «Көмеш кыңгырау» газетасын беләм. Әтием аны һәрвакыт өйгә яздыра иде. Бәләкәй чакта анда минем белән интервью да чыккан иде. Аннары яшүсмер чагымда тагын бер әңгәмәм чыкты. Бик яратып укый идем мин аны.

– Үзегезнең киләчәккә планнарыгыз белән дә таныштырып китсәгез иде. Нинди проектлар өстендә эшлисез?

Лия: – Безнең зууур планнар бар.

Артур: – Без бер ай элек Дубайдан кайттык. Һәм бер зур проект башлап җибәрдек. Чаллыда хай-тек стилендә төзелгән «ЧаллыЯр» мәчете бар. Шул мәчет территориясендә без хәләл чәйханә ачарга җыенабыз. Параллель рәвештә музыкаль студиядә эш алып барабыз, чыгышлар ясыйбыз. Планнар күп.

–Артур, без сезне музыкант буларак беләбез. Сез кайсы мизгелдә җырлый башладыгыз? Лия белән танышкач булдымы ул, әллә аңа кадәрме?

Артур : – Мин бәләкәй чагымда ук җырлый башлаган идем. 13 яшькә кадәр җырладым, төрле конкурсларда катнаштым. «Созвездие-Йолдызлык», «Сөембикә варислары»нда беренче урыннар алдым. Әмма ләкин 13 яшьтә, «күчеш чоры» вакытында тавышым үзгәрә, «сына» башлады. Шул вакытта миңа җырлаудан туктап торырга киңәш иттеләр. Ә музыканы туктатасы килми иде. Шуннан әти мине композитор Вәсим Әхмәтшинга алып барды. Ул миңа «Сиңа саксофон туры килә, син яхшы саксофончы булачаксың» диде. Шулай итеп җырлаудан туктадым, музыка белән шөгыльләнә башладым. Ә җырлау миңа һаман да ошый. Без параллель рәвештә концерт эшчәнлеге дә алып барабыз. Зур концертлар оештырырга планлаштырабыз. Программаны әкрен генә туплыйбыз. Анда җырлар да, саксофон да булачак.

Лия: – Хитлар язабыз.

– Хитлар дигәннән, җырларны үзегез язасызмы?

Артур: – Үзебез дә язабыз.

Лия: – Авторлар белән дә эшлибез.

Артур: – Әйе, менә соңгы эшләребезнең берсе – Әлфис Кыямов репертуарыннан ретро-җыр.

– Бик матур клип, без аны карадык.

Артур: – Әйе, аранжировкасын да үзебез эшлибез. Үзебез яздырабыз. Киләчәктә дә шулай эшләргә, күбрәк җырлар чыгарырга инде планнар.

– Ә сез, Лия, нинди дә булса музыка уен коралында уйныйсызмы?

Лия: – Юк, мин җырлыйм гына. Минем әни 9 ел скрипка белән шөгыльләнгән. Һәм мине «җәфаламас» өчен музыка мәктәбенә бирмәскә булган. (көлә)

Артур: – Ә мин менә «җәфаландым» балачактан ук, сәнгать көллиятендә укыдым, консерваториядә, аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында тырышып укыдым. Хәзер шул укуымның әҗерен күрәм инде.

Лия: – Мине Артур фортепьянода уйнарга өйрәтергә вәгъдә бирде.

Артур: – Син әкренләп уйныйсың бит инде.

– Афәрин! Бүгенгә соңгы сорау – безнең газетаны укучы балаларга һәм яшүсмерләргә нәрсәләр теләр идегез?

Артур: – Әти-әнигезне тыңлагыз. Әти-әни беркайчан да начар әйбер киңәш итми. Алар бу тормышны, бу юлларны үткәннәр, безгә караганда күбрәк беләләр. Менә минем әтием (ул көтмәгәндә китеп барды) әйткән һәрбер сүз дөрес булган икән дим.

Һәм тагын тырышыгыз, тырышып укыгыз, үз юлыгызны эзләгез, шул очракта киләчәктә бар да әйбәт булыр. Туган телегезне - татар телегезне һәм һичшиксез инглиз телен белегез. Әгәр сезнең чит илләрне күрергә, башка илләрдә дә кирәкле белгеч булырга теләгәгез бар икән - инглиз телен белергә кирәк.

Лия: – Иң мөһиме, күңелегез чиста, якты булсын.

Артур: – Яратыгыз, дөньяны, дусларыгызны, туганнарыгызны, бер-берегезне. Мин Лияны яраткан кебек.

Рәхмәт сезгә, Артур, Лия, кызыклы әңгәмәгез өчен. Алга таба да сезгә уңышлар, бәхет теләп калабыз.

Әңгәмәдәш: Ләйлә Мирзаһитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев