Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Аниматор – беренче чиратта дус, аннары артист!

«Тормышка юллама» сәхифәсендә аниматор һөнәре турында сөйләшәбез.

Дуслар, без сезне төрле һөнәр ияләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбәз. Бүгенге героебыз – Айсылу Габдрахманова. Ул Чаллыдагы билгеле аниматорларның берсе. Аниматорның кем икәнен беләсездер инде?  Аларны балаларның бәйрәмнәрен, төрле чараларын кызыклы итеп уздырырга чакыралар. Бу юлы аниматорлык турында сүз барыр.

Сәлам, Айсылу. Әйт әле, нигә нәкъ менә аниматор? Нәрсәсе белән җәлеп итте сине бу өлкә?

– Кечкенә чактан ук гел сәхнәдә төрле костюмнар киеп чыгыш ясыйсы килә иде. Мультфильмнарны тавышландырырга да теләгем зур булды. Студент вакытта Чаллыда бер яңа уен үзәге ачылуы турында игълан күреп алдым. Анда аниматорлар җыялар иде. Үзегез беләсез, студент вакытта акча кирәк, мөстәкыйль буласы килә. Ул аниматорның кем икәнен дә белми идем әле, аниматор сүзе чыга гына башлаган чак. Кызлар белән үзебезнене сынап карарга булдык. Тәвәккәлләп бардык, безгә төрле биремнәр биреп карадылар, нәтиҗәдә, эшкә урнаштык. Шуннан эшләп киттем. Ул вакытта миңа 20-21 яшьләр булгандыр. Төрле чаралар, туган көннәр үткәрә идек. Принцессалар, клоун, пиратлар булдым.

Балалар ярату, төрле бәйрәмнәр оештырырга ярату да шушы өлкәне сайларга этәргәндер дип уйлыйм.

 

Аниматорлыкка укыйсы юк!

 

Кайда укыдың син?

– Аниматорлыккма укымадым инде. Тик шулай да мин иҗат белән бәйле белгечлек алдым, журналистика факультетында укыдым.  Укуымны тәмамлагач, белгечлегем буенча эшкә урнаштым, шуңа да беразга аниматорлыкны онытып торырга туры килде. Бала белән декрет ялына чыккач, тагын аниматорлык эшен искә төшердем. Мин аны яратып башкара идем бит, сагындырган. Шуннан бирле мин инде менә ничә ел шушы эшемә тугры.

Димәк аниматорлык бүгенге көндә синең төп эшең?

– Әйе иптәш кызым Ландыш белән бәйрәм агентлыгы ачтык. Исемнәребезнең беренче иҗекләрен кушып, атама да таптык. Без балалар өчен туган көн бәйрәмнәре, чыгарылыш кичәләре, төрле тематик чаралар уздырабыз, мәсәлән «Яңа ел», «Көзге бал»...

Синеңчә, аниматор нинди булырга тиеш?

– Бар кеше дә бу эшкә алына алмый. Беренче чиратта, чыннан да, балаларны яратырга һәм бигрәк тә аңларга, алар белән бер дулкында йөзәргә кирәк. Икенчедән, оешканлык югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Иҗади булырга кирәк, оялмаска.

 

Һәрвакыт яңа костюм аласы килә!

 

Бу эшнең минуслары, плүсләре турында да әйтеп кит әле.

– Әйдәгез минуслардан башлыйк, плүсләре десертка булыр.

 Беренчедән, бездә Чаллыда конкуренция бик зур. Яңа аниматорлар үкчәгә басып киләләр.

Икенчедән аниматорлыкны бик җиңел эш дип карыйлар. Костюм кидең дә бәйрәм уздырдың, имеш. Бу алай гына түгел шул. Чынлыкта, бу бик авыр хезмәт.  Костюмнарны табарга, тектерергә кирәк. Ул костюм өчен сценарий язарга кирәк, реквизитлар әзерләргә. Балаларга ошарлык итеп уйнарга да кирәк. Ә сез беләсез инде, кечкенәләр – иң туры сүзле, гадел тамашачылар. Аларга ошый икән – уйныйлар, ошамаса, син аларны мәҗбүр итә алмыйсың инде.

Өченчедән, ул реквизитларның авырлыгын белсәгез икән. Барысын да үзебез күтәреп йөрибез бит. Сабын куыклары яки фольгалы, лазерлы шоу, тагын әллә нинди шоулар бар.  Аларның барысын белергә, барлык әйберләрне урнаштырып, оештырып йөрергә кирәк.

Тагын бер минус дип әйтимме соң инде. Һәрвакыт яңа костюм аласы килеп тора. Берәр матур образ күрдеңме, кул кычыта башлый инде менә (көлә).

Аннары кайвакыт бәйрәмнәрдә тәрбиясез балалар да очрый. Әллә ниләр ишетергә туры килә, колаклар үрә тора. Менә шул..

– Ә плүсләр?

– Плүсләргә күчсәк... Беренчедән, бик күп белергә кирәк, заманнан артта калмаска. Гел яңа кинолар, мультфильмнар чыгып тора бит, димәк безнең геройлар да үзгәрә. Без шушы өлкәне гел өйрәнеп торабыз инде. Яңа герой барлыкка килү белән шуның костюмын булдырырга тырышабыз, аннан тагын яңа баштан сценарий, реквизитлар әзерләү, кыскасы, кызык.

Икенчедән, уен вакытында дөнья мәшәкатьләреннән онытылып торасың. Мин балалар белән аралашып энергия алам. Кәефең бармы-юкмы, бәйрәмдә шат күңелле булырга кирәк. Шуңа, кайбер борчулар да онытыла.

Өченчедән, үземә эшләгәч, вакытны үзем планлаштырам.

Бу матур костюмнарны кайлардан аласыз?

– Заказлар бирәбез инде. Россиядәге төрле шәһәрләреннән тегеп җибәрәләр. Аларның бәясе 6-7 меңнән башлап. Бездә 75ләп костюм бар!

 

Иң яраткан героем – Убырлы

Яңа кызыклы идеяләр ничек туа? Кызыклы программалар?

– Укуларга йөрибез. Элегрәк Мәскәү, Самараларга кадәр бара идек мастер-классларга. Хәзер онлайн форматта уза торган мастер-класслар үтәбез. Аннары балалар үзләре дә яңа идеяләр биреп кенә торалар.

Синеңчә, аниматор кем ул?

–  Аниматор ул иң беренче чиратта дус, аннары артист һәм бераз тәрбияче дә дияр идем.

Син нинди герой булып уйнарга яратасың?

– Күп инде ул андыйлар.  Миңа бигрәк тә Убырлы, Пират, Миньон ошый. Бу образларда «хулиган»ланып алсаң да була (елмая).

Рәхмәт, Айсылу, бик кызыклы әңгәмә булды бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев