Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Алсуның туксан тугыз шөгыле бар!

Алсу Гәрәева - «Сәләт Минзәлә» клубы рәисе. Беренче күрүдә үк аның бик актив һәм җитди кыз икәнен аңлашыла.

Героебезның яше – 17

Йолдызнамәсе – кучкар
Яраткан цитатасы – үткән көн белән яшәмә, бүгенге белән яшә
Күз төсе – яшел
Йорт хайваны – песие бар
Яраткан төсе – фисташка төсе

Буе – 173

Фобиясе – гидрофобия (судан бик нык курка)

Алсу Минзәлә гимназиясенең 11нче сыйныфында укый.  БДИга әзерләнү чоры, шулай да аның туксан тугыз шөгыле бар, алай ук булмасада, бик күп инде, кыскасы.

– Алсу, «Сәләт» клубы рәисе буларак нинди эшләр башкарасың?

– Без «Сәләт» турында мәгълүмат бирәбез, форумнарга гаризалар җыябыз, төрле чаралар уздырабыз.

«Сәләт» дөньясына ничек килеп кердең?

– 2018 елда беренче тапкыр «Сәләт» форумына бардым. Шуннан тартылып кереп киттем. Дөрес әйтәсез, чынлап та «Сәләт» ул – үзе бер дөнья. Бик күп яңа танышларым барлыкка килде, яңа нәрсәләргә өйрәндем.

«Сәләт»тә ел саен «Сәләт Сәмрух» премиясе оештырыла. Быел бу чарада без дә катанашып карарга булдык.

«Сәләт»тән башка тагын нинди кызыксынуларың бар? Укытучы апаларыңнан ишетеп беләм: биюгә, театр түгәрәгенә дә йөрисең икән.

– 12 ел буе бию түгәрәгенә йөрдем, татар халык биюләрен башкардым.  Быел йөрмим инде. Театр түгәрәгенә, волейболга яратып йөрим. 

11нче сыйныфта БДИга да әзерләнергә кирәк. Вакытыңны ничек җиткерәсең?

– БДИларга әзерләнү өчен мин онлайн курсларга язылдым. Миңа мондый уку системасы бик ошый, барысы да аңлашыла. Чит телләрне дә онлайн өйрәнәм. Үзем кызыксынып корея, кытай теле буенча курсларга язылдым.  Инглиз, төрек телләренә дә игътибарым зур. Үземнән бер лайфхак әйтеп китәсем килә. Телләрне сериаллар, кинолар аша өйрәнергә кызык. Мәсәлән, төрек, корея сериалларын караганда субтитрларны сүндереп куям да, сөйләшүләрен генә тыңлап аңларга тырышып утырам. Хәрәкәтләр, мимика аша сүзләр дә аңлашыла башлый.

Афәрин, Алсу. Барысына өстәп, синең китап укырга яратканыңны да беләм. Әдәби марафонда катнашасың, социаль челтәрләрдән күзәтеп барам.

– Китап укырга яратам шул, бигрәк тә фантастик жанрлар. Татар әдәбиятыннан иң яраткан әсәрем – Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – 41нче ел балалары» повесте.

Инстаграмда да ниндидер яңа проект башлап җибәрмәкче буласың бугай?

– Әйе, мин фриланс буенча инстаграм битен ачып җибәрдем. Читтән торып акча эшләү ысулларын өйрәнеп, башкаларга да җиткерәсем килә.

Бу кадәр күп нәрсәгә ничек җитешәсең соң?

– Җитешәм, йокларга гына җитешеп булмый (көлә)!

Менә шушындый кызыклы әңгәмә булды бу. Уңышлар сиңа, Алсу!

Әңгәмәдәш - Ай кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев