Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Алмаз Нигъмәтҗанов: «Сәмрух сынын алу - зур горурлык»

Кукмара районы Янил урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Алмаз Нигъмәтҗанов «Ел сәлкеше» номинациясендә җиңү яулады.

21нче февраль көнне Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында «Сәмрух» VIII Ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар бүләкләнде.

Быел барлыгы 14 номинация билгеләнгән иде. «Ел сәлкеше» номинациясендә Кукмара районы Янил урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Алмаз Нигъмәтҗанов җиңү яулады.

Без Алмаз белән элемтәгә кереп аның хис-кичерешләрен уртаклаштык.

– Алмаз, сәлам! «Ел сәлкеше» булуың белән котлыйбыз! Аны нинди уңышлар өчен бирәләр, нинди хисләр кичердең? Шул турыда сөйләп җибәр әле.

– Кичә «Пирамида»да VIII "Сәмрух" Ел премиясен тапшыру узды. Минем өчен, Сәмрух ул - яңа ел. Чөнки нәкъ монда узган елга нәтиҗә ясала һәм яңа "сәләтле җәй" сезонына старт бирелә. Бер якын кешем әйтмешли: "Сәләт мохитендә ел озынлыгы бер Сәмрухтан икенчесенә кадәр дәвам итә". 

Сәмрух сынын алу - зур горурлык. Әлегә мин һаман да ышана алмыйм. Кичәге мизгелләрне искә төшереп, күздән яшьләр килә. Аллаһка шөкер, ышанмасам да, мин горурланам. Рәхмәтлемен Сәләтемә, якыннарыма, барлык кешегә. Сәләт - мөмкинлекләр мохите. 

2022 елда Сәләт-Раушан аланында мин сары галстукка ия булдым. Шуннан соң мин үземне тикшереп карарга дип «Сәмрух»та катнашырга уйладым. Беренче этап – портфолио. Син портфолио ясап, җиңү-уңышларыңны язып, жюриларга җибәрәсең. Ул сайлап алу этабын да миңа үтәргә насыйп итте. Аннан соң, финал өлеше. Финалистлар ике тур аша узалар: беренче - самопрезентация, икенчесе - интеллектуаль тур, анда без берәр проблема белән бәйле булган сорауга җавап бирдек. Мөһим критерийларның берсе - татар телен камил белү. 
Әлбәттә, катнашканда мин җиңәм дип катнашмадым, ә үземне сынап карыйм дип, кешегә сәләтләрем күрсәтү теләге белән катнаштым».

– Афәрин, Алмаз! Алга таба да уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев