Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Алинә Зәйнуллина: «Узып барышлый көрәшкә эләктем»

Чаллының 56нчы мәктәбе 8нче сыйныф укучысы Алинә Зәйнуллина Карачаево-Черкесс Республикасы Черкесск шәһәрендә узган билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә 2нче урын яулады.

 

Күренеп тора, бу Алинәнең беренче генә җиңү яулавы түгел. Медальләре, грамота-дипломнары санап бетергесез күп аның. Ул инде алты ел шушы спорт белән «җенләнә» икән.

– Кечкенә чакта мине төрле түгәрәкләргә йөрттеләр. Җыр-бию һәм башкалар –  берсе дә калмады. Тик күңелемә ошаганы табылмады. Икенче сыйныфта укыганда, узып барышлый гына, көрәш белән шөгыльләнүчеләрне күреп алдым. Һәм шул көннән мин шушы спортны үз иттем, – дип сүз башлады ул.

– Кайда үтә соң тренировкалар?

– Мин «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнәм. Атнасына биш тапкыр. Шимбә-якшәмбе көннәрендә бабам белән (ул да спортчы, Фәрит исемле көрәшчене өлкәннәр яхшы хәтерлидер) өстәмә күнегүләр ясыйм.

– Ә кайчан укырга өлгерәсең?

– Көндез белән мин укуда, мәктәптән соң тренировкаларга китәм. Көнем иртән иртүк башлана һәм бик соң тәмамлана. Бигрәк тә бәйгеләр алдыннан вакыт бик тыгыз була.

– Бәйге дигәннән, син әлле күптән түгел дә җиңү яулап кайткан булгансың икән...

– 12нче февраль көнне Азнакайда көрәшчеләр арасында үткән Татарстан беренчелегендә 1нче урын алган идем. Барлык җиңүләрем өчен тренерым Заһретдинов Алмас Талип улына рәхмәт әйтәсем килә.

– Димәк, синең өчен тренерың зур таяныч?

– Әлбәттә. Тренерым һәм гаиләм.

– Киләчәктә кем булырга уйлыйсың?

– Башлангыч сыйныф укытучысы буласым килә. Тик барыбер дә спортны ташламаячакмын!

Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев