Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Аяз Фазлыев: «Биегәндә сүзсез аңлашасың!»

Популяр дуэт, җырлы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның уллары Аяз парлы бию белән шөгыльләнә һәм инде югары үрләр яулый.

Алма агачыннан ерак төшми — иҗади гаиләләрдә үсүче балалар да үз юлларын шул юнәлештә таба. Популяр дуэт, җырлы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның уллары Аяз – шундыйларның берсе. Ул парлы бию белән шөгыльләнә һәм инде югары үрләр яулый.

Аяз Казанның 149нчы лицеенда 8нче сыйныфта укый. Без аның белән бию, аның төрләре, партнер сайлау серләре һәм тагын әллә ниләр турында сөйләштек. 

— Аяз, килешәсеңдер, бию — ул үз-үзеңне күрсәтергә hәм хис-тойгыларыңны җиткерергә мөмкинлек бирә. Бер башласаң, аны ташламыйсыңдыр инде? 
— Килешәм. Ташлап булмый аны. Бию белән шөгыльләнергә мине әти-әнием этәрде. Кечкенә чагымда бию дәресләренә йөртә башладылар. Баштарак миңа ошамый иде, ләкин бии торгач, бу шөгыль минеке икәнен аңладым. 
— Ә бию төренә килсәк, ни өчен нәкъ менә парлы бию? 
— Бию төрләре бик күп ул. Ялгызың да, парлап та, күмәк биюләр дә башкарырга була. Ә минем очракта парлы биюләр билгеле бер партнер белән биелә. Һәм озак вакыт биегәндә генә бер-береңне аңлап була. Биегәндә иптәшең белән сүзсез генә «аралашасың». Һәм башкарылган һәр хәрәкәт, элемент өчен икәүләп җавап бирәсең. Шуңа күрә партнерның ышанычлысын сайларга кирәк. 
— Һәм кем инде ул син ышанып сайлаган биюче? 
— Җәмилә Әсадуллина. Без аның белән Казандагы «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә эшләп килүче «Ювента» клубына йөрибез. Күптән түгел Мәскәүдә узган «В ритмах лета» Россия Кубогы бәйгесендә 2нче урын яуладык. 
— Көненә ничә сәгать вакытыңны ала бу шөгыль? 
— Укудан тыш бөтен вакытым биюгә китә. Көн саен 3-4 сәгать шөгыльләнәбез. Өйгә төнге уннар тирәсендә генә кайтыла. Аннан соң инде өй эше әзерлисе һәм башкасы. Ә икенче көнне тагын барысы да шул ук режимда. Ял көнне генә ял итә алам мин. 
— Бигрәк күп вакытыңны ала түгелме соң? 
— Әниләрем дә шулай ди. Тик миңа ошый бу режим. Чемпион булыр өчен бик күп тырышырга кирәк бит. 
— Димәк, бию синең өчен хобби гына түгел?
— Юк, мин үземне киләчәктә биюче-тренер итеп күрәм. Дөрес, архитекторлык белән дә кызыксынам әле. 
— Ә төз гәүдәле, матур фигуралы булыр өчен нишләргә кирәк? 
— Төрле күнегүләр ясарга, тартылырга һәм теләсә нәрсә ашамаска. Гомумән, спортчылар дөрес тукланырга һәм үзләрен яхшы формада сакларга тиеш, дип уйлыйм мин. 
— Җәең ничек үтте соң, Аяз? Уку сагындырдымы?
— Бик яхшы үтте. Җәй көне Төркиягә очтык. Аннан соң Чебоксарга семинарга барып кайттык. Энем һәм сеңелем белән мәш килеп узып китте инде җәй. Ә менә мәктәпне бик сагындым, дип әйтә алмыйм (елмая).

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев