Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

“4-5 ел элек миңа: «Син китап чыгарачаксың», дисәләр, ышанмас идем”

Рәмилә Гәрәева (Китабова): "Минем мең татар баласын үз китабым белән куандыру мөмкинлегем бар."

Безнең заман – мөмкинлекләр заманы. Бу чынлап та шулай. Бигрәк тә, декрет ялында булган яшь әниләр үзләрендә моңарчы яшеренеп яткан сәләтләрен ачалар. Кемдер кул эшләре белән шөгыльләнә – бәйли, тегә, сабын кайната, кемдер – заказга ризыклар пешерә, кемдер – косметология өлкәсендә хезмәт күрсәтә башлый, ә кемдер сату-алу эшенә керешә. Чаллы кызы Рәмилә Гәрәева (псевдонимы Китабова) шундыйларның берсе. Ул декрет ялында вакытта татарча китаплар сата башлый. Аннары үзе балалар өчен «Тәмле төшләр» дигән китап язып бастырып чыгара. Без Рамилә белән аның кызыклы хоббилары  турында сөйләшеп утырдык.

– Рәмилә, китаплар сату белән кайчаннан шөгыльләнәсез? Әлеге  идея ничек туды?
– 4 еллап элек шөгыльләнә башлаган идем. Декрет ялында, улыма бер яшь булганда, үземә  шөгыль табасым килде. Китаплар сатып карарга булдым.  Рус телендә китаплар бик күп, ә мин  татар китапларына тукталдым.

Ә балалар өчен китап язу фикере ничек туды? Үз хисабына китап чыгаручы нинди чыгымнарга әзер булырга тиеш, Рәмилә?
– 4-5 ел элек миңа: «Син балалар өчен әкиятләр китабы чыгарачаксың», дисәләр, ышанмаган булыр идем. Ул елларда балалар өчен кыска, һәр биттә матур рәсемнәр белән бизәлгән әкиятләр җыентыклары аз иде бит. Яхшы-яхшы китаплар бар, ә менә кыска һәм гади тел белән язылган әкият җыентыклары... (Хәер, хәзер дә аз алар.) «Эх, чыгарырга иде берәр китап... Миннән булмас шул », – дип уйлый идем мин. Тик вакыт бара, улым үсә торды һәм йоклар алдыннан әкиятләр сорый башлады. Шулай әкр
енләп әкиятләр уйлап чыгара башладым. Улыма ошый, сөйләгәнне зарыгып көтә, көлә иде. Кызым да туды. Ул тугач, яңа әкиятләр барлыкка килде. Шулай итеп әкиятләрне язып барырга булдым һәм илһамланып үзем дә китап чыгарырга ниятләдем.  Аны «Тәмле төшләр» дип атадым. Китап чыгарганда иң күп чыгымнарым типография һәм рәссам хезмәте өчен булды. Минем китабымның һәр бите төсле матур рәсемнәр белән бизәлгән.

Китапны сатып алучылар бармы? Яңа китап чыгарсагыз, анысын ничек дип атар идегез?

Аллага шөкер, 80ләп китабым сатылды инде. Шулай да, мин бүген алтын көзләрне, салкын кышларны көтәм, чөнки ул айларда китаплар күбрәк укыла. Китапның тиражы мең данә һәм минем мең татар баласын үз китабым белән куандыру мөмкинлегем бар. Бу китап аларның яраткан әкиятләр китабы булсын иде, дип хыялланам. Әти-әниләр балаларына күбрәк татар телендә китаплар укысалар, аларның туган телгә мәхәббәтләре артыр иде дип уйлыйм. Үзем балаларыма хәзер дә йоклар алдыннан әкиятләр уйлап чыгарып сөйлим.

Китабым 3-7 яшьлек балаларга адресланган, 1-2 яшьлек сабыйлар рәсемнәрен карый алалар. Җыентыгыма барлыгы 8 кызыклы һәм гыйбрәтле әкият-хикәя кергән. Алар эре шрифт белән, балалар өчен аңлаешлы җиңел тел белән язылганнар. Китабыма минем күңелем җылым салынган, ул миңа балам кебек якын. Шуңадыр, ул миңа бар яктан да килгән кебек тоела. 

Яңа китап чыгаруга килгәндә, әлегә төп макстам – булган китапларымны сату. Китабымны балалар яратып укыса, тыңласа, бик шат булыр идем. Уңай бәяләмәләр ишетсәм, китапның дәвамы да булыр, Алла боерса.

  • «Көмеш кыңгырау» газетасы белән Рәмиләдән бонус – «Тәмле төшләр» китабына 10 процент ташлама! Ташламага ия булыр өчен «КӨМЕШ КЫҢГЫРАУ» сүзен әйтергә кирәк. Бу акция июль аена кадәр дәвам итә.
  • Рәмилә белән әлеге сылтама аша элемтәгә керергә мөмкин https://www.instagram.com/tatkitap/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев