Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

2нче гимназия сезнең белән горурлана, көрәшче егетләребез!

«Рамазан Мөхәммәтов, минем сыйныфташым, татар-башкорт көрәше буенча Татарстан Беренчелеге җиңүчесе.  Сезгә  спортчы белән әңгәмә тәкъдим итәм», дип яза безгә 2нче гимназиядән Таңсылу Ганиева. 

МИЛЛӘТНЕҢ АЛ БИЗӘГЕ – КӨРӘШ

Яз. Кояш елмая. Табигать уяна. Һава сафлыгы сизелә. Җир исе килә. Кыр хезмәтчәннәре басуда. Авылның тырыш абый-апалары язгы мәшәкатьләр белән кайнаша.

Сабан эшләре тәмам булганнан соң, Сабантуйны каршы алырбыз. Милли бәйрәм җитүгә, баһадирларны чирәм түшәлгән яшел келәмле авыл, район Сабантуйлары көтә. Ул чорда, ярышка әзерләнгән чабышкы ат кебек, көрәшченең йөрәге тагын да  ярсып тибә башлый. Сабантуй батырлары турында сүз куера. Көрәшче - мәйдан рухын тоя!

МИЛЛИ РУХЛЫ ГИМНАЗИЯ

Татарның даһи улы Шиһабетдин Мәрҗәни мәшһүр галим, дин эшлеклесе, фәлсәфәче булу өстенә көрәшче дә булган. Сабан туйларында батыр ир-егетләрнең сыртларын җиргә тидергән, дип язылган тарихи язмаларда.

Күкрәк  киереп горурланырлык көрәш батырлар барлыгын беләбез. Ярыш-сабантуйларда бил бирмәс Чаллы пәһлеваннары: Рәкыйп Хәмитов, Рәкыйп Фәйзуллин, Айрат Гыйлаев, Ришат Шәрипов, Тәнзил Хәмәдиев, Ранис Гыйләҗетдинов, Эльдар Хәмитов...

Киләчәктә бу данлы исемлеккә бәлки, безнең егетләр дә килеп кушылыр. Безнең 2нче гимназиядә татар-башкорт көрәше түгәрәге эшләп килә. Биредә 35ләп егет шөгыльләнә. Аларга М.Бибишев исемендәге «Витязь» Олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры, ТР атказанган физик культура хезмәткәре Илгиз Шәмсевәлиев көрәш серләрен өйрәтә.

Көчен сынап карарга уйламаган, мәйданда бил алышырга хыялланмаган егет юктыр ул?! Безнең егетләр – Булат Вәлиев, Рәдис Нуруллин, Илмир Садыйков, Салават Дәүләтбаев, Рамазан Мөхәммәтов һәм бертуган Фазыл, Фаяз, Хәсән Сибгатулланнар – көрәш белән кызыксынып кына калмыйлар, ярышларда макталалар, дәрәҗәле урыннар яулыйлар.

Ә Рамазан Мөхәммәтов, минем сыйныфташым,  татар-башкорт көрәше буенча Татарстан Беренчелеге җиңүчесе.  Сезгә  спортчы белән әңгәмә тәкъдим итәм. 

– Рамазан, син кайчан көрәш белән шөгыльләнә башладың?

– 7 яшьтән.

–  Ни өчен нәкъ менә көрәш?

  – Сабантуйда батыр абыйларның бил алышуын күрдем дә, үземнең дә көрәшәсе килеп китте.

– Беренче көрәшеңне хәтерлисеңме?

 – Әлбәттә, келәмдәге һәр көрәшем исемдә кала минем.

– Син җиңелә беләсеңме, Рамазан?

  – Чын батыр жиңә дә, җиңелә дә белергә тиеш.

– Синең өчен спорт нәрсә ул?

 –- Яшәү рәвеше.

– Спорт – яшәү рәвеше, дисең, ә иң якын дустың белән мәйданга чыксаң нишләр идең?

– Матур көрәш курсәтер идек. Тормышта якын дуслар,  ә келәмгә кердең икән, син  – Көрәшче, тик келәмдәге келәмдә калырга тиеш, келәмнән тыш без – янә якын дуслар.

– Киләчәккә планнарың нинди?

– Алга таба да үсәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга, Алла Бирса!

Көрәшче-сыйныфташым аз сүзле. Хәер, спортчы турында аның җиңүләре сөйли. Рамазан күпләргә үрнәк, тыныч холыклы, тәвәккәл.

P.S. Чаллы шәһәре үзәгендә Рамазан Мөхәммәтов сурәтен банерга урнаштырганнар, күрдегезме?


 

Илгиз Шәмсевалиев (Рамазанның тренеры) :

«Рамазан беренче сыйныфта минем төркемгә килеп керде. Кечкенә буйлы, энергиясе ташып торган малай. Ул төрле түгәрәкләргә йөри, гел «5»легә генә укый. Барына да өлгерергә кирәк, өстәвенә, көрәш түгәрәге дә бар. Тренеры буларак, Рамазанның көн графигы шактый тыгыз, дип бервакытта да ташлама ясамадым. Беренче көннән ничек кирәк шулай таләп иттем. Алдына көнлек, айлык, еллык бурычлар куеп, көрәш алымнары өйрәтә башладым. Тренировкаларны калдырмаска, даими шөгыльләнергә, дип сөйләштек.  Нәтиҗәләр сөендерә, Рамазан – Татарстан чемпионы. Әле, күптән түгел Россия беренчелегендә 36 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында 3нче урынны яулады. Мин аңа ышанам, аның белән горурланам!»


БЕЗ ЧЕМПИОННАРНЫ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ!

Милли көрәш буыннан-буынга тапшырыла баручы изге ядкарь ул. Сабантуйлар таҗы көрәшкә игътибар көннән-көн арта.

Россия беренчелеге, “Татарстан яшьләре” газетасы призына, ТРның беренче Президенты кубогына республикакүләм ачык турнир, Федерация Кубогына команда беренчелеге һәм “Сабантуй” журналы призына ярышлар ел дәвамында оештырылып тора. Бәйгеләрдә

көрәшче чыныга, башка көрәш алымнарын күзәтә, үз-үзенә ышанычы арта, чарлана. Көндәшләре дуска әйләнә, җанатарлары арта.

Һәр шәһәрнең, һәр илнең үз батыры булган кебек безнең гимназиянең дә үз батыры бар.

Без Рамазанны белергә, танырга, танытырга  тиешбез.

Шушы көннәрдә гимназиядә Рамазанның спорт юлы, спорттагы уңышларына багышланган зур бәйрәм узды.

Яшь батырлар үзебездә,

Эзләмәгез әллә кайдан.

Тик кирәкми аларга дан –

Кирәк мәйдан, киңрәк майдан! дип, башланып китте ул чара.

Чыннан да, Рамазан – киң мәйданга илтүче юлдан ныклы адымнар белән атлаучы спортчы ул.

Сәхнәгә ул үзенең физик культура укытучысы Ильнур Хәбибуллин белән күтәрелде. Чемпионга белем бирүче укытучылар, сыйныфташлар, әти-әниләр җылы очрашуның кадерле кунаклары булдылар. Чараның тантаналы өлешен гимназия директоры Лиза Нәбиуллина ачып җибәрде.

Лиза Нәбиуллина, М. Вахитов исемендәге 2нче гимназия директоры:

«Көрәш түземлек, сабырлык, максатка омтылыш тәрбияли. Спорт җиңел генә бирелми. Ул көчле, артка чигенми торган, үҗәт кешеләрне ярата.

Спортта сынатмаганнар тормышта да сынатмый. Спорт ихтияр көче  тәрбияләргә ярдәм итә. Кечкенә дә төш кенә, диләр Рамазан кебекләр хакында. Рамазанның спортка омтылышын үз вакытында әти-әнисе күреп ала. Тәҗрибәле тренер, ТР атказанган физик культура хезмәткәре Илгиз Вәгыйзович дөрес юл сайлый. Рамазан сайлап алган юлыннан тайпылмыйча алга бара. Яңа үрләр яулый. Яхшы көрәшче булыр өчен бик күп тырышырга, күнекмәләр ясарга, аларны камилләштерергә кирәк. Шул очракта гына күркәм нәтиҗәләргә ирешеп була. Көрәшне яшәү өлгесе итеп алган Рамазан ышанычны аклый».

 

Милли көрәш булган җирдә татар моңы яңгырамый калмас. Җыр бәйгеләре лауреаты, гимназиянең тагын бер талантлы кызы Әдилә Ишалина бәйрәмне моңлы мизгелләр белән бизәде. Үзе мөләем, үзе моңлы, тавышы челтерәп аккан чишмә кебек.

Татар  җырларын мөмкин кадәр күбрәк яңгырату, батырлыкны, кодрәтне күрсәтә торган спорт төре – көрәшне яшәтү безнең һәрберебезнең изге бурычы.

Бүгенге бәйрәм Рамазан өчен җан атучылар, аның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Гимназиябездә  өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Спорт оешмаларында  үтә торган  ярышларның максаты – зур нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәтлек, саулыкны ныгыту. Әлеге спорт белән  шөгыльләнүчеләр көннән-көн артсын. Көрәшчеләр төрле бәйгеләрдә гадел җиңүләре, югары спорт нәтиҗәләренә белән сөендерерләр әле. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, ирешүегезне телибез.

Таңсылу Ганиева, Чаллы шәһәре, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев