Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Үзегезгә яхшылык кына эшләгез, начарлык эшләмәгез

Җәйге яллар вакытында эшләүнең бәхәссез өстенлекләре бар.

РИА Новости агентлыгы тарафыннан үткәрелгән сораштыруда катнашкан психологлар шул хакта сөйләде.

Әйтик, җәен җитәкчелек үз хезмәткәрләрен азрак контрольдә тота. Моннан тыш, интровертлар өчен җәен эшләү күпкә уңайлырак, чөнки офиста кеше бик аз була.

Җәен чираттагы ялдан баш тартып, буш вакытны үзеңнең яраткан шөгылеңә багышларга мөмкин, дип саный психолог Илья Шабшин. «Күргәзмәләр, концертлар, кинопремьераларга барырга мөмкин. Кемгә кайсы якынрак инде», - диде ул.

Медицина фәннәре кандидаты, психиатр, психотерапевт Лев Пережогин сүзләренчә, тормышта гармониягә ирешү өчен психогигиенаның «үзегезгә яхшылык кына эшләгез, начарлык эшләмәгез» дигән кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Эксперт физик, интеллектуаль һәм эстетик йөкләнешне чиратлаштырырга, гаиләгә игътибар бирергә, шулай ук аутоген күнегүләр белән шөгыльләнергә киңәш итә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/25/190387/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев