Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сезгә ял итәргә кирәк!

Әгәр иртән эшкә барасы килми, ә төшке ашка тәнәфес иң күңелле вакыйгага әйләнгән икән - сезгә ял итәргә кирәк дигән сүз!

Һәр кешенең үз мөмкинлекләре бар, шуннан артыгын башкарырга омтылу эмоциональ януга китерә. Мондый хәлдә көчле арыганлыкка берәр нинди уңышсызлык та өстәлсә, сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин. Нәтиҗә гади: яхшы эшләү өчен яхшы ял итәргә кирәк.

Ял – ул байлар шөгыле түгел, ә табигый ихтыяҗ.

Ял иткәндә стресс дәрәҗәсе кими, димәк, сезнең психоэмоциональ халәтегез һәм организмның эше җайга салына. Ә бу ныклы сәламәтлек һәм озын гомернең нигезе.

Әгәр сез күптән ялда булмасагыз, көчле арыганлык һәм тәндә даими киеренкелек тоясыз икән, диңгездә ял итү - яхшы вариант. Су тынычландыра һәм киеренкелекне бетерә, су коену гәүдәне тонуска китерә.

Отпуск вакыты - яңа белемнәр алу, башка халыклар мәдәнияте белән танышу өчен дә яхшы вакыт. Бу - рухи дөньяның үсеше өчен кирәк.

Әгәр сезнең эшегез иҗат һәм креатив фикерләү белән бәйле икән, елга берничә тапкыр кыска вакытлы отпуск алу - яхшы вариант. Чит илгә бару гына димәгән, берәр атнага авылга кайту да гадәтләнгән тормыш рәвешен үзгәртеп җибәрергә, яңа тәэсирләр алырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ял ул эшчәнлекне төрләндерү