Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Балага уенчыкны ничек дөрес итеп сайларга?

Бүген бала уенчыкларын сайлау турында сөйләшәбез.

“Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 19.01.1998 ел, №55  Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, һәр уенчыкта яки аның төрелмә-савытында яисә савыты эченә салынган кәгазендә ап-ачык күренеп торган маркировкасы булырга тиеш.

 Кулланучы өчен мәгълүматларның рус телендә булуы һәм аларда уенчык атамасының (булганда – артикулы); җитештерүче предприятие яки фирма, вәкиле яки импортеры атамасының һәм аның юридик адресының күрсәтелүе зарури.

Һәр уенчыкта файдаланган чагында килеп чыгу ихтималы булган куркыныч-хәтәрләр турыда кисәтелгән булырга тиеш. Мәсәлән, “3 яшькә кадәрге балаларга рөхсәт ителми”, дип.

Җыю кирәк булган уенчыкның тәфсилле инструкциясе булу мәҗбүри. Уенчыкны сертификатлаштыру һәм хезмәт итү срогының да күрсәтелүе зарури.

Исегезгә төшерәбез: таләп итүгә үк сатып алучыга товарның сертификатлаштырылганлыгы турында мәгълүматлар тапшырылырга тиеш.

Уенчыкларның сыйфаты ГОСТ 25779-90 "Игрушки. Общие требования безопасности и методы контроля" һәм ГОСТ Р 51555- 99 "Игрушки. Общие требования безопасности и методы испытаний. Механические и физические свойства" нигезендә җайга салына. Әлеге стандартлар 14 яшькә кадәрге балалар өчен билгеләнгән уенчыкларга кагыла.

Уенчыкны сайлаганда һәм сатып алганда иң элек тышкы рәвешенә игътибар итәргә кирәк. Гомуми таләпләр нигезендә, уенчыклар һәм аларны эшләүдә кулланылган материаллар тышкы яктан чиста булырга тиеш.

Тимер детальләре, пластмасса һәм агач уенчыклар  кырыйларының очлаеп тормавы, ярылып киткән, җимерелгән урыннарының булмавы шарт. Шудырып җыела торган җайланмаларның (үтүкләү өчен такталар, коляскалар һ.б) үзеннән-үзе ябылуын яки ачылуын булдырмый калучы бикләр белән тәэмин ителүе кирәк.

Уенчыкларның саклагыч-декоратив өслеге төкерек, тир, суга бирешми торган (юганда) булырга тиеш.

Шалтыравыкларны өстән буяу, язулар белән чуарлау рөхсәт ителми.

3 яшькә кадәрге сабыйларга исәпләнгән шалтыравык тибындагы уенчыкларның авырлыгы 100 граммнан артмаска тиеш.

Тартып йөрелә торган уенчыкларда бауларының төенләнми торган булуы шарт.

3 яшькә кадәрге нәниләр өчен билгеләнгән уенчык бауларының диаметры кимендә 2 мм булуы, очының шарчык һ.б. рәвешендәге  тоткычтан гыйбарәт булуы фарыз. 

Төеп тутырылган йомшак уенчыкларда җөйләренең сүтелеп китми торган булуы кирәк. Төеп тутыру өчен кулланылган материалында каты яки очлы әйберләр булмаска тиеш.

Барлык каты снарядларның кимендә 2 мм радиус белән түгәрәкләнгән булуы кирәк. Тимер снарядларда диаметры кимендә 20 мм лы тимер булмаган очлыкларның булуы шарт. Шулай ук тәлинкә рәвешендәге магнит очлыклар куллану да рөхсәт ителә.

Караңгы төстәге контуры күк төстәге, яшел, саргылт-яшел, кызыл сары яки кызгылт сары фонда сурәтләнгән өстәл уеннарын гына сайлап алырга тырышыгыз.

Коңгырт соры фонда кара төстәге сурәт урын алган уеннарны, ничек кенә үгетләсәләр дә, сатып алмагыз. Юкса  балагызга текәлеп уйнарга туры киләчәк. Гомумән, уенчыкларны сайлап алганда сак булыгыз!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев