Көмеш кыңгырау

Үзгәрәбез!

Яңа елга аяк басканда һәркем ниндидер үзгәреш көтә. Ә бу үзгәрешләрне үзеңнән башласаң, тагын да яхшырак булачак. Начар гадәтләрдән ничек котылырга, тагын да зуррак уңышларга ничек ирешергә дип баш ватучыларга безнең киңәшләр ярдәм итмичә калмас.

1.Хыялларыңны максат итеп куй, шул максатны тормышка ашыруның төрле юлларын тап.

2.Үзеңә еллык план төзеп куярга өйрән.

3.Чит тел өйрән яки шигырьләр ятла. Әгәр бу шөгыльне гадәткә кертсәң, хәтерең яхшырыр. Дусларың белән аралашканда, син гел үзәктә булырсың.

4.Ел буена кимендә унике китап укуны үзеңә максат итеп куй.

5.Фильмнарны бары тик сайлап кына кара, бернәрсәгә ярамаган кино карап, кадерле вакытыңны бушка әрәм итмә. Яхшы фильмны атнага бер мәртәбә дусларың белән бергәләп карасаң, тагын да күңеллерәк булыр.

6.Дусларыңа гел проблемаларыңны сөйләп, «елап» йөрмә, бөтенләй дусларсыз калуың мөмкин.

7.Башкаларга елмаеп кара, якыннарыңа аларны яратуыңны сиздер, ешрак очрашырга тырыш. Сиңа да шундый мөнәсәбәт булыр.

8.Айга бер мәртәбә театр, музей кебек урыннарга барып килүне гадәткә керт.

9.Бүгенге көндә нәрсәң бар, шуның кадерен белергә өйрән. Гел тормыштан зарланып торсаң, Ходай булганын да алырга мөмкин. Нәфесне тыя белергә кирәк.

10.Айга бер мәртәбә көне буена кәрәзле телефонсыз гына яшәп кара. Син шул вакытта күпме буш вакытың булуын һәм аны ничек файдалы итеп үткәрергә мөмкин булуын белерсең.

11.Көндәлек язуны бөтен кеше дә булдыра алмый, ләкин язып карарга кирәк. Бәлкем ошап китәр? Үзеңнең көнлек эшләреңә нәтиҗә ясарга өйрәнерсең.

12.Көн дә берәр мизгелне фотога төшереп ал.Бу фотоларны төрле кызыклы комментарийлар белән компьютерда саклап барсаң, искиткеч истәлек ясарсың.

13.Беркайчан да бүген эшлисе эшеңне иртәгәгә калдырма. Калган эшкә кар ява.

14.Башыңны ял иттерергә өйрән. Күпмедер вакыт бернәрсә уйламыйча, талгын музыка тыңлап, үзеңне ял иттер.

15.Дусларны дөрес сайларга кирәк. «Дустың үзеңнән яхшы булсын!» дигән мәкальне онытма.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: