Реклама
Журналист Алинә Хафизова үз һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштыра.
Мин балачактан журналист булырга хыялландым. Бер яшьлек чагымда, үземнән дә зур гәҗит карап утырган фотом да бар. ⠀
Кечкенәдән гәҗит-журналлар укырга хирыс булдым. Әниемә рәхмәт, өйгә бер кочак басма матбугат алдыра иде. Район гәҗите белән бергә "Азат хатын", "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Юлдаш", "Сабантуй", "Ялкын" килде безгә.
Яңа гәҗит китермәделәрме икән дип почта тартмасын көнгә әллә ничә тфапкыр тикшереп йөрим, алар килгәч, бәхет кошы тоткандай, иии сөенә идем. Ул яңа килгән гәҗит исләренең тәмлелеге... Сүз белән аңлата торган түгел. Моны минем ишеләр генә аңлый торгандыр.
Шул рәвешле, башка һөнәрләрне бар дип тә белмәдем. КДУның журфагын тәмамлаган елны "Раннур" нәшриятенә эшкә урнаштым. Минем өчен зур тормыш мәктәбе булды.
Ә хәзер мин сезне журналист һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырырга телим.
Әле тагын бик күп киңәшләр язарга булыр иде. Кыскалыкта осталык диләр, әлегә җитеп торсын.
Алинә Хафизова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз