Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Истә тотыгыз

Соңгы арада нинди генә заманча сүзләр кулланылмый интернет битләрендә.

Кайвакыт аңлатмаларын да эзләргә туры килә. Мондый сүзләр, гадәттә, тәрҗемә ителми. Иң мөһиме - аларның асылын аңлау. Дөрес язылышын истә тоту да зыян итмәс:

Инстаграм - “instagram” сүзеннән калькалаштырылган сүз, турыдан-туры тәрҗемәсе юк. "Instant” - "мизгел, тиз арада" дигәнне белдерә. Инстаграм - тиз арада фотолар белән бүлешү мөмкин булган кушымта.

Блогер - нинди дә булса темага (шәхси тормышы, яңалыклар, аш-су серләре, киңәш-табыш һ.б.) интернетта үз сәхифәсен алып баручы.

Хэштег - # билгесе белән белдерелә, аның ярдәмендә кызыксындырган темаларны эзләргә мөмкин, хэштегтан соң буш урын калдырмый язу мөһим. Мәсәлән, #көмешкыңгырау

Профиль - инстаграмдагы шәхси битегез, аккаунт дип тә әйтәләр.

Ник - кулланучының исеме, игътибарны җәлеп итүче мөһим өлеш.

Аккаунт - шартлы рәвештә "сәхифә" дип тәрҗемә итәбез.
.
Скриншот ясау - телефон экранын фотога төшерү.
.
Хейтер - максатчан рәвештә тискәре комментарий язучылар.
.
Массфолловинг - аккаунтка игътибар юнәлтү максатында, кулланучыларга күпләп язылу.
________
Дуслар, бу исемлеккә тагын ниләр өстәр идегез, тулыландырыйк әле. Яңа сүзләр бик күп алар.

Гөлшат Атнагулова.

Тагын укырга Кем яки нәрсә? 

Языр яки язар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев