Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җырчы Венера Шәмиева ураза тотучыларга үзенең киңәшләрен бирә

Бу хакта җырчы, блогер, 3 бала әнисе Венера Шәмиева үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. «Рамазан аена да санаулы гына көннәр калып бара. Рамазан ае уразасы хакында сораулар килә башлады инде, җавап бирүне тиеш дип күрәм», дип яза ул. ⁣⁣⠀

"Венера апа, быел уразаны бик тотасым килә, ләкин минем уразага кергәч бик башым авырта, мин болай да ябык, уразада тагын да ябыгам, сәламәтлегем өчен борчылам. Уразаны рәхәтләнеп тоткан кешеләргә бик кызыгам, тотасым да килә, тота да алмыйм, киңәш бирегезче",- дип сораган бер бала. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Җавабым мондый: ⁣⁣⠀
Иң яраткан хәдисләремнең берсе: "Бойтесь Аллаһа по мере своих возможностей". ⁣⁣⠀
Белгәнемчә, авыру кешегә авыруның көчәясен белеп уразаны тотарга ярамый. Әмма сүз авыру кешеләр хакында түгел. Әгәр дә Сез үзегезне сәламәт, ләкин ач торудан уңайсызлыклар кичерүчеләр (недомогание) рәтенә кертәсез икән - бәлки үзегезгә икенче шанс биреп караргадыр. ⁣⠀
⁣⁣⠀
Бу нисбәттән, минем Сезгә берничә киңәшем бар, укып карагыз әле, мин Сез язган баш авырту, хәлсезлек, һ.б. шулай җиңдем: ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
1. Иң беренче - бөтен йөрәгең, калебең белән шушы изге айга катнашасы, ураза тотасы килү теләге. Ул хис бөтен икеләнүләрне, ипсезлекләрне юк итүче хис, аның өчен өлгерергә кирәктер, минемчә, мин аны хәтта Аллаһның бер бүләге дә, дияр идем. ⁣⁣
⁣⁣
2. Иң яхшы витамин комплексын алырга һәм 30 көн (сәхәрдә) эчәргә.⁣⁣
⁣⁣
3. Иртәнге сәхәр вакытында тавык түше (грудинкасы), кыяр, яшелчә (мин укроп, кинза яратам), помидор, татлы борыч ашарга. ⁣⁣
⁣⁣
4. Сәхәрдә һәм ифтарда 5 финик (хөрмә җимеше), 3 күрәгә җимеше, 2 караҗимеш (чернослив) ашарга.⁣⁣
⁣⁣
5. Сәхәрдә, соңыннан, ифтар ашында әвәле - лимон һәм бал кушылган җылымса 2 стакан су эчәргә. ⁣⁣
⁣⁣
6. Ифтар ашында кайнар шулпа, әйран, ит кисәге, яшелчәләр, ярма, җиләк-җимешләр, чикләвекләр ашарга тырышырга. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
⁣⁣7. Көндезге йокы! (40 мин)⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Рамазан аенда дөрес туклануга аеруча игътибар бирергә тырышам мин. Минем үземнең, шәхсән, беренче көннәрне башым бик авырта, организм адаптация кичерә, аннан барысы да җайлана, Аллаһыма мең шөкер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев