Язгы каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Балаларның көтеп алган язгы каникуллары җитә. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк соң?
Язгы каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
- Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә.
- Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә.
- Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтә.
- Өйдә үзең генә булу кагыйдәләрне үтә.
- Бозлавык булса егылудан саклан.
- Кичке сәгать сигездән соң урамга ялгызың гына чыкма.
- Биек биналарның астында уйнама. Кар яки боз төшәргә мөмкин.
- Олылардан башка елга буйларына барма.
- Яр буйларында тирән карга кермә.
- Агач һәм коймаларга менмә.
- Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә.
Юлда йөрү кагыйдәләре
- Тротуардан уң яктан гына йөр. Әгәр тротуар булмаса юлның сул кырыеннан транспортка каршы бар.
- Юлны тиешле урыннан гына чык.
- Юлның икенче ягына чыкканда башта сулга, аннары уңга кара.
- Транспорт алдыннан йөгереп чыкма.
- Юлларда уйнау тыела.
- Транспорт юлына велосипед белән чыкма.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре
Тыела:
- Үзең белән шырпы һәм зажигалка йөртү, аларны кабызып уйнау.
- Электр приборларын розеткага тоташтырып, караучысыз калдыру.
- Төзек булмаган электр приборларын файдалану.
- Газ плитәсен янган килеш калдыру, газ чыгып утыруны булдыру.
- Газ плитәсе янына әйберләр кую.
- Үзегез электр приборларын ремонтлау.
- Өлкәннәрдән башка учак ягу.
Рөхсәт ителә:
- Янгын очрагында янгын сүндерүчеләрне чакырту.
- Куркыныч турында сигнал бирү.
- Янгын сүндерүчеләрне каршы алу, урынын күрсәтү.
- Эвакуация планын белү.
- Өлкәннәрне ярдәмгә чакыру.
- Әгәр төтен булса, бинадан шуышып чыгу.
- Янгын булган урыннардан кешеләрне коткару.
- Янган кешене, әйберне җәймә белән каплау.
Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр
- Урамда кычкырып сөйләшү, көлү – әдәпсезлек.
- Урамны чүпләмә: көнбагыш чүбе, конфет кәгазе, җиләк- җимеш чүбе, кәгазь һ.б. ташлама.
- Кинотеатрда тавышланма, йөгереп уйнама.
- Тамашачыларга комачаулама: сызгырма, кычкырып сөйләшмә, урындыклар белән тавыш чыгарма.
- Залдан чыкканда ашыкма, этешмә.
- Итәгатьле, тәртипле бул.
- Җәмәгать урыннарында булу вакытын исеңнән чыгарма.
Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре
- Таныш булмаган кеше белән сөйләшмә.
- Үзеңнең телефон номерыңны чит кешегә әйтмә.
- Өй номерыңны, адресыңны чит кешегә әйтергә ярамый.
- Таныш булмаган кеше белән дорфа сөйләшмә.
Өйдә үзең генә булганда куркынычсызлык кагыйдәләре
- Таныш булмаган кешегә өй ишеген ачарга, аны өйгә кертергә ярамый.
- Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл итеп үтә.
- Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә.
- Чит кешегә таныш урында ачкычыңны калдырма.
Чыганак: https://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/raznoe/2012/02/19/instruktazh-dlya-nachalnykh-klassov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев