Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Вакыт ритмнары белән яшисезме?

Галимнәр, тәүлек дәвамындагы эшчәнлегеңне вакыт ритмнарына яраштырып алып барырга кирәк, диләр.                                                                                                     

Төнге 1. Бу вакытта эшләүнең дә, укуның да файдасы юк, чөнки баш мие  бернинди эшкә дә сәләтле түгел.

Иртәнге 5. Бу вакытта ир-атларның тестостерон гормоннары күп эшләнеп чыга. Матдәләр алмашы да көчәя.

 Иртәнге 6. Бу сәгатьтә канга шикәр белән аминокислоталар күп эләгә.  Димәк, организмны көндәлек энергиягә ихтыяҗын тулыландырырга, ягъни  җир җимертеп эшли башларга бар да әзер, дигән сүз. Бу вакытта эшләү һәм  уку күбрәк файда һәм нәтиҗә бирә.

Көндезге 10. Бу - кан яхшы әйләнгән вакыт. Баш мие кан белән тәэмин  ителә. Бу сәгатьтә ишеткән, күргән, укыган әйбер әйбәт истә кала. Хәтта иң  катлаулы мәсьәләләр дә чишелә

Көндезге 11. Бу вакытта йөрәк ешрак тибә. Организм күбрәк түземлек күрсәтә. Әлеге сәгатьтә без стресска яхшырак каршы торабыз.

Көндезге 12. Ашказанында кислоталар күләме арта, димәк, ашарга вакыт.Бер үк вакытта баш миенә дә ял кирәк. Ятып ял итеп алу да бик яхшы булыр.

Көндезге 2. Бу сәгатьтә хәтерләү сәләте кабат яхшыра. Авыруны да бик сизмисең, шуңа күрә, мәсәлән,теш табибына бару өчен бик кулай вакыт.

Кичке 4. Бу вакытта кан әйләнеше һәм кан басымы икенче мәртәбә җанлана. Спорт белән шөгыльләнәнүчеләр яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Кичке 5. Бу вакытта ашап алсаң яхшы була.

Кичке 6. Сулыш алу ешая һәм мөмкин кадәр күбрәк саф һава сулау мөһимгә әйләнә. Йөреп керү һәм мөһим мәсьәләләрне чишү сәгате.

Кичке 7. Пульс кими һәм кан басымы төшә, баш мие эшчәнлеге дә бик актив түгел. Зиһенне туплау кыенлаша.

Кичке 9. Бу вакыттан соң ашарга ярамый: ашказаны икенче көнгә кадәр азыкны эшкәртергә өлгерми. Баш миенең эшчәнлеге нык кими.

Төнге 12. Стресс гормоннары бөтенләй бүленеп чыкмый диярлек. Бу көн дәвамында алган стресслы тойгыларны «эшкәртә-эшкәртә» йоклау өчен  менә дигән вакыт.

 

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев