Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Уңышка ирешү серләре

Уңыш өчен көрәш. Кемнең дә булса сине «ачканын» көтеп утырма, үзең ачыл.

♦ Мин телим, мин булдыра алам, мин эшлим дип үз-үзеңне ышандыр.
♦ Бар нәрсәне игътибар белән күзәт һәм өйрән. Уңышка ирешүчеләрнең ничек эшләүләрен ачыкларга тырыш.

♦ Максатыңны беркайчан да күз уңыннан ычкындырма.
♦ Бер үк вакытта берничә эш белән шөгыльләнмә, уңышсызлыкка дучар булырсың.
♦ Синең өчен тәүлекнең кайсы вакыты аеруча нәтиҗәле булуын төгәл билгелә. Әлеге кыйммәтле сәгатьләрне вак-төяк эшкә әрәм итмә.
♦ Матур уйлар уйла. Күңел төшенкелеге эшкә сәләтне киметә.
♦ Бүтәннәрнең фикере белән кызыксынучан бул, сөйләгәндә кешене бүлдермә.
♦ Мөһим эшләрне иртәгә калдырма. Кайвакыт билгесезлек белән үзеңне дә, башкаларны да газаплаганчы, ялгыш карар кабул итү яхшырак та була. Күңелең яткан эшне шул сәгатендә, минутында ук эшлә.
♦ Хис, тойгыларыңа ышан. Кайчак интуициянең бәяләп булмаслык ярдәме тиюе мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев